Суббота, 27.04.2024, 15:39
Приветствую Вас Гость | RSS

Сайт Садыковой Венеры Анваровны/ Венера Әнвәр кызының шәхси сайты 

Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Главная » Файлы » Учителям » В методическую копилку

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли-төбәк компонентын куллану
01.07.2016, 23:58

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли-төбәк компонентын куллану

(Садыкова Венера Әнвәр кызының районының яшь укытучыларына сөйләгән чыгышыннан, 2009 нчы ел, 21 февраль)

                                  “Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге  юк” (Ш. Мәрҗәни)

         Соңгы елларда укыту методикасына “милли төбәк компоненты”, “региональләштерү” дигән яңа төшенчәләр өстәлде. Җирле шартлардан чыгып, укыту эшчәнлегенең вариантлы өлешен тәкъдим итү мөмкинлеге туды. Татар теле укытучысының да гомуми белем бирү стандартларына туры килерлек темалар белән бергә, Башкортстан тарихы, аның әдәбият-сәнгать әһелләре турында мәгълүмат бирү, аларның иҗатын өйрәнү, укучыларны танылган шәхесләр үрнәгендә тәрбияләү максатыннан милли-төбәк компоненты куллануы бик тә урынлы. Бу бик тә җитди мәсьәлә, чөнки укучы үзе яши торган төбәкнең табигатен, аның үзенчәлекләрен, халкын, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, тарихын аеруча яхшы белергә тиеш.

         Әлеге мәкаләдә башкорт халкының күренекле чәчәннәренең иҗатын ничек итеп татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә кулланырга мөмкин икәнлеге турында сүз бара.

         Татар теле укытучысы укыту процессында еш кына халык авыз иҗатына мөрәҗагать итә. Нәкъ мәкаль-әйтемнәр белән эшләгәндә әйтемнәрнең тирән мәгънәлеген  чәчәннәренең әйтеше мисалында күрсәтергә була. Аның өчен башта эшне чәчәннең кем икәнен аңлатудан башларга кирәк. Чөнки татар әдәбиятында чәчәннәр иҗаты, кобаерлар өйрәнелми. Ә Башкортстанда яшәп тә, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә алар иҗатына игътибар итмәү мөмкин түгел.

         Такмак-такмазалар, җырлар, догалар, әкиятләр, бәет, легендалар өйрәнгән вакытта исә кобаер жанры, чәчәннәр иҗаты белән паралелль үткәрү дә бик урынлы.

         Ары таба мисал итеп конкрет шәхесләрне дә алып карыйк.

          Г. Ибраһимов тормышында аерым игътибарга лаек булган казак далалары турында укучыларга аңлатканда, Баек Айдар чәчән тормышыннан аның бик күренекле булган казак акыны белән әйтешү, аларның ишетәсе килгән мактау сүзләрен сөйләмичә, ачы дөреслекне ярып салу эпизодын сөйләп китергә мөмкин. Бу тарихи факт балаларга элегрәк язучыларның, иҗади тормыш алып баручыларның яшәү даирәсен киңрәк аңларга, тирәнтен фикер йөртергә ярдәм итә.

         Башкорт, татар халкы элек-электән үк иңгә-иң терәшеп, бер халык булып дус-тату яшиләр. Шуңа күрә дә бу ике халыкның уеннары, йолалары да бертөрле. Бүгенге көндә татар теле укытучысы да әлеге традицияләрне ныгыту өстендә эшләргә тиеш.  Моңа дәресләрдә дә,  класстан тыш эшләрдә дә урын бирергә мөмкин.

         Шулай итеп, укучы мәктәптә телен, халкыбызның тарихын, тормышын, милли йолаларын, уеннарын, гореф-гадәтләрен өйрәнсә генә, милләтебезнең киләчәге булыр. Дәресләрдә милли-төбәк компонентын файдалану исә туган якка булган мәхәббәтне арттыра гына.

         Балалар яшьтән үк үз милләтләренең, үзләре яши торган төбәк халыкларының мәдәниятен белеп һәм аңлап, хәбәрдар булып үссәләр, халыклар арасында аңлашылмаучанлыклар, низаглар булмаячак.

Категория: В методическую копилку | Добавил: cad_venera
Просмотров: 1282 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar
Вход на сайт
Поиск
Новости образования в Республике Башкортостан
  • Прогноз погоды
  • Яндекс.Погода

  • Сайт учителя татарского языка и литературы Садыковой Венеры Анваровны © 2024
    uCoz