Четверг, 28.03.2024, 14:24
Приветствую Вас Гость | RSS

Сайт Садыковой Венеры Анваровны/ Венера Әнвәр кызының шәхси сайты 

Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Творческие работы учащихся /Укучыларның иҗади эшләре

Әлеге ребусны чишә алсагыз, Фәүзия Рәхимгулованың “Мин – Башкортстаннан!” дигән шигыреннән бер куплет укырсыз.

 Төзүчесе: 7Б сыйныф укучысы Фаткуллин Арсен.       

                  

Кроссворд  “Уфа шәһәрен беләсеңме?”

Төзүчесе: сыйныф укучысы Садыков Артур

Горизонталь рәвештә:

3 – Уфа шәһәрендә1965 елның августында ачылган монумент.

6 – Уфада вакытында сәүдә алып барылган урын.

8 – Уфада яшәгән бөек рус язучысы.

10 – Уфа шәһәре аның ярларына урнашкан.

13 –Башкортстанның иң беренче башкаласы ролен үтәгән шәһәр.

16 – Уфа аның башкаласы.

17 – С.Д. Тавасиев кем ул?

18 – Уфада җиһанны күзәтә торган урын.

19 – Уфада күренекле разведчик исемен йөрткән урам.

Вертикаль рәвештә:

1 – Уфа шәһәрендәге иң зур кинотеатр.

2 –  Уфадагы татар театры.

4 – Дим бистәсеннән сугышка киткән күренекле генерал.

5 – И. Г. Гәйнетдинов кем ул?

7 – Уфада оешкан күренекле бию ансамбле бүгенге көндә аның исемен йөртә.

9 – Уфадагы иң зур урам (проспект).

11 – Уфаның беренче атамасы.

12 – Уфада Башкорт дәүләт театры аның исемен йөртә.

14 – Уфа шәһәрендәге китапханә аның исемен йөртә.

15 – Уфадагы билгеле музей аның исемен йөртә.

Кроссвордның җаваплары

 Горизонталь рәвештә:

3 – Уфа шәһәрендә1965 елның августында ачылган монумент (Дуслык)

6 – Уфада вакытында сәүдә алып барылган урын (Каруансарай)

8 – Уфада яшәгән бөек рус язучысы (Аксаков)

10 – Уфа шәһәре аның ярларына урнашкан (Агыйдел)

13 –Башкортстанның иң беренче башкаласы ролен үтәгән шәһәр (Стәрлетамак)

16 – Уфа аның башкаласы (Башкортстан)

17 – С.Д. Тавасиев кем ул? (скульптор)

18 – Уфада җиһанны күзәтә торган урын (консерваторий)

19 – Уфада күренекле разведчик исемен йөрткән урам (Зорге)

Вертикаль рәвештә:

1 – Уфа шәһәрендәге иң зур кинотеатр (Искра)

2 –  Уфадагы татар театры (Нур)

4 – Дим бистәсеннән сугышка киткән күренекле генерал (Шаймуратов)

5 – И. Г. Гәйнетдинов кем ул? (архитектор)

7 – Уфада оешкан күренекле бию ансамбле бүгенге көндә аның исемен йөртә (Гаскаров)

9 – Уфадагы иң зур урам (проспект). (Октябрь)

11 – Уфаның беренче атамасы (Имәнкала)

12 – Уфада Башкорт дәүләт театры аның исемен йөртә (Гафури)

14 – Уфа шәһәрендәге китапханә аның исемен йөртә (Вәлиди)

15 – Уфадагы билгеле музей аның исемен йөртә (Нестеров)

 

Туган телем - назлы гөлем.

Автор: Миниахметов Алмаз, 7а сыйныф укучысы
                                                                                                И туган тел, и матур тел,
                                                                                   Әткәм- әнкәмнең теле.
                                                                                   Дөнъяда күп нәрсә белдем
                                                                                   Син туган тел аркылы.

                                                                                                      Г.Тукай
         Һәрбер сабый тугач та әни назын туган телендә тоя. Иң беренче, иң кадерле сүзләрен дә бала туган телендә әйтә. Туган тел – назлы тел!

          Минем исемем – Алмаз. Мин татар малае. Мин дә башлап “әти”, “әни “, “туган ил”, “туган йорт” дип татар телендә эндәшкәнмен. Бу шулай булырга тиештер дә ул. Чөнки минем әти-әнием, әби-бабайларымның да буыннан-буынга телләре шулай ачылган. Әнием кечкенәдән миңа бишек җырларын шушы телдә җырлаган. Татлы төшләр күрсен дип, сихри әкиятен дә татар телендә сөйләгән. Бу телдә минем нәсел кешеләрем  үз тарихын язган, үз нәсел җебен үргән. Мин шулкадәр үз татар телендә сөйләшә алуыма горурланам, хәтта моның белән мин бәхетле дә. Мин татар телендә сөйләшкәндә үземне көчле итеп сизәм, минем күңелемә бик тә рәхәт. Чөнки татар теле – ул минем туган телем!

           Татар теле бик күп кешеләр өчен дә туган тел.   
Татар телендә Башкортстанда һәм башка бик күп өлкәләрдә сөйләшәләр. Телен белгән кеше  ул кайда гына яшәсә дә, минемчә, бер дә югалып калмый. Чөнки аның милләттәшләре, халкы, иле бар. Үз телен белгән, хөрмәт иткән кеше ул башка телләргә дә ихтирам белән карый бит ул. Татар теле – дуслык теле!

       Татар теле - бөек Тукай теле. Бөек шагыйрыбыз, язучыбыз Габдулла Тукай туган ана телебез хакында бик күп шигырлар, әсәрләр язган. Аның “Туган тел”е генә дә ни тора!

        Татар теле – бөек тел!

         Телебез дөнья йөзеннән югалмаска тиеш, без аны сакларга бурычлы.
Һәркем ана телен, туган телен, илен онытмаганда гына үз телен, үз җирен ихтирам итә, сөя.

        Мәңге яшә назлы татар телем, Тукай теле!

Туган ягым – яшел бишек

Фарвазова Юлия, 8 сыйныф укучысы

Туган ягым – Уфа ягы,

Туган ягым – Урал яры.

Синең кебек гүзәл, ямьле,

Мөкатдәс җир бармы тагы?!

Матур табигатьле булган, картада, шагыйрь язганча, кечкенә генә каен яфрагын хәтерләткән Башкортстанның башкаласында мин, әти-әниемнең бер иркә кызы, Юлия яшим. Мин бик тә бәхетле. Минем әти-әнием, туган җирем бар. Уку вакытында без шәһәрдә яшәсәк, ямьле җәй җиткәч, без авылга кайтабыз. Бөтен Башкортстанны әйләнеп чыккан чакларыбыз да бар. Менә шул вакытта туган җиремнең матурлыгы аеруча нык сизелә.

Илемнең җәйге матурлыгы гына ни тора! Г. Бәширов юкка гына “Туган ягым – яшел бишек” димәгән бит. Җәен кояш үзенең нурларын бөтен дөньяга тарата. Җирләрдә үлән, урманнардагы агачлар бөтен галәмне яшеллеккә күмә. Бар да уйланылган: яшеллек сулмасын өчен җәйге яңгырлар да ява башлый. Башта күктә күптән көтелгән болытлар йөзә, читләргә очарга, күкне яктыртырга теләгәндәй тирә-якны томалап алалар да бераздан үз эшләренә тотыналар.

Кара син аны: бакчадагы әлсерәп утырган җимеш агачлары да, гөлләр дә, бәрәңгеләр дә, канатларын җәйгән коштай, ботакларын, сабакларын турайтып, шым булып, шыбырдап яңгыр тамчыларына ләззәтләнәләр, кинәнәләр, әлеге яңгырның озаграк сузылуын телиләр. Ә басулардагы кеше озынлыгы булып үскән игеннәр, урман шаулаган кебек шаулап утыралар. Алар: “Безне җыеп алыгыз тизрәк”, - дигән төсле башакларын аска игәннәр. Бәләкәй-бәләкәй аланлыкларда кып-кызыл пешкән җиләкләр, яңгыр явуга карамастан, күзне кызыштырып торалар. Кая карама, аяк асты тулы җиләк!

Яңгыр явып үткәннән соң, урманнарда, үзләренең рәхмәтләрен белдерергә теләгәндәй, бер-берсен уздырырга теләп чут-чут кошлар сайрый башлый. Их, ниинди рәхәт, саф һава! Күңелгә рәхәт, җанга рәхәт! Ә бу матурлыклар, яшеллек барысы да минем илемдә. Рәхәт тә соң шундый җирдә яшәргә!

Мин шундый җирдә яшәвем белән бик бәхетле

Минем дустым

Автор:  2А сыйныф укучысы Юсупов  Ильдус

                                                                 Дуслык хисе кечкенәдән  башлана.

            Минем исемем – Илдус. Мин Уфада яшим.

            Атна саен авылга кайтам. Анда минем дустым  яши.  Аның исеме – Мурка. Ул ак төстә. Мурка ит, балык ярата. Ашап туйгач, минем  белән уйный: кача, куа, шаяра. Мин аны аркасыннан сөям. Ә ул миңа карап, “рәхмәт” әйтеп, “мыр-мыр” итә.

            Мин дустымны бик яратам, сагынам. Ул да мине сагына. Һәрвакыт мине шатланып каршы ала.

Мин аны Уфага алып киләр идем дә, миңа әнием рөхсәт итми.

 

Вход на сайт
Поиск
Новости образования в Республике Башкортостан
  • Прогноз погоды
  • Яндекс.Погода

  • Сайт учителя татарского языка и литературы Садыковой Венеры Анваровны © 2024
    uCoz