Четверг, 25.04.2024, 12:07
Приветствую Вас Гость | RSS

Сайт Садыковой Венеры Анваровны/ Венера Әнвәр кызының шәхси сайты 

Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Учителям /Укытучылар өчен

         Хәерле сәгатьләрдә, хөрмәтле коллегам! Без, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, һәммәбез дә хәзер укучыларыбыз үз туган телен, татар телен белсен дип барлык уй-хисләребезне аларга багышлап, армый-талмый, заман таләп иткән эш-алымнарны барлап, туплап, җиң сызганып эшләп йөрибез. Һәр дәресебезне иҗади эш урынына әйләндерәбез, һәрвакытта эзләнүләргә омтылабыз. Нәкъ бүген Сез шундый тырыш шәхес булганга күрә дә инде минем шәхсән сайтка кунакка кердегез. Күңелегезгә хуш килгән материалларны таба алгансыздыр, дип ышанасы килә. Бәлкем, ниндидер уй-фикерләрегез дә тугандыр. Менә шул турыда Сезнең сүзләрегезне ишетсәм, мин бик тә шат булыр идем. Сез аларны "Гостевая книга" яисә "Обратная связь" бүлекләрендә калдыра аласыз. Ләкин бер үтенечем бар: материалларны күчермәләп алганда, авторлыкларны сакласагыз яхшы булыр иде. Бердәм булыйк, бергә булыйк, иңгә-иң терәшеп изге бурычыбызны тормышка ашырыйк! Уңышлар Сезгә!

Укытучы хезмәте турында уйлануларым…  

                                                                                   Вак мәшәкать, ыгы-зыгы тәмам,

                                                                                                                                  Бар эшемнең чыктым очына.

                                                                                Шуңа күрә бүген таңнан алып

                                                                               Күкрәгемнән кошлар очырам.

                                                                                                           Мостай Кәрим

         Әле кыш. Энҗе кар бөртекләре үзләренең серле илаһи биюләрен башлап башкарган мәл. Кабатланмас бу мөгҗизәле әйләнмә биюгә тирә-як тыныч кына төренә бара. Ак тигез кәгазь бите кебек булган кар бөтен тирә-якны каплап ала. Тиздән бар дөнья бу кар өстендә үз тарихын язар – төрле эзләр калыр анда. Йокысыннан уяныр уянмас барган кешеләрнең дә, челтәрле машина тәгәрмәченең дә, урам җыештыручының көрәк эзләре дә...

         Менә шулай ак кәгазьгә салынган эзләр шикелле, без, укытучылар, бала күңеленә мәңге юылмас эз салабыз. Иң мөһиме, бу ак күңелне таптап пычратырга гына язмасын! Күкрәктән чыккан кошлар укытучы алдында ышаныч тулы күзләре белән мөлдерәтеп карап  утырган нәни кошчыкларга дөрес юл күрсәтсен!

          Мин укытучы булып эшлим. Бу минем хак язмышыммы?

         Мин мөгәллимә. Бу юл дөрес сайланганмы?

          Мин һөнәрләр башлангычы. Бу башкаларга кирәкме?

          Бу сорауларга мин сезнең җавабыгызны белмим, ә шулай да сезгә зур горурлык белән әйтәм: “Мин укытучы булып эшлим”. Һәм бары сезнең өчен генә өстәп шуны әйтәм: мин укытучы булып алсыз-ялсыз эшлим. Укытучы булып, мин елның һәр мизгелендә дә: карлы-буранлы салкын кышында да, эссе, җылы җәендә дә, ачы җилле, салкын көзендә дә,  хуш исле шомырт чәчкә аткан ямьле язында да эшлим. Яңгырлы көндә дә, кояш үзенең тылсымлы нурлары белән безне иркәләгәндә дә, кәефемнең күтәренке, я китек булуына карамастан да мин эшлим. Театрга барганда да, магазинда әйбер сатып алганда да, хәтта кичен бала-чагадан яшеренеп кенә боз тавыннан шуып төшкән мәлләрдә дә мин укытучы булып эшлим.  Өйдә аш пешергәндә дә, юл аша чыкканда да, транспортта юл хакы түләгәндә дә мин - укытучы.

        Бәлки сез мине аңлый алмый яфаланасыздыр? Юк, мин башкача эшли дә, яши дә алмыйм. Теләмим дә.

        Ә беләсезме? Мин укытучы булып эшләмим, минем бар яшәешем, булмышым – укытучы!

        Һәркөн күкрәгемнән кошлар очырам. Әнә, күрәсезме?! Алар талгын гына яуган энҗе кар бөртекләре белән әйлән-бәйлән уйный-уйный тирә-якка тарала. Алар сезгә дә бары җитер, күңелегезнең нечкә кылларына кагылып, уйландырыр дип ышанам.

                                       Ыгы-зыгы, вак мәшәкать тәмам,

                                       Бар эшемнең чыктым очына.

                                       Шуңа күрә һәр көн таңнан алып

                                       Күкрәгемнән кошлар очырам.

 
Вход на сайт
Поиск
Новости образования в Республике Башкортостан
  • Прогноз погоды
  • Яндекс.Погода

  • Сайт учителя татарского языка и литературы Садыковой Венеры Анваровны © 2024
    uCoz