Суббота, 20.04.2024, 03:15
Приветствую Вас Гость | RSS

Сайт Садыковой Венеры Анваровны/ Венера Әнвәр кызының шәхси сайты 

Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Үзем турында сүзем

Репортажлар, тапшырулар

Информация обо мне/ Үзем турында кыскача гына белешмә.(2009)

      Мин Уфа шәһәренең 104нче урта мәктәбендә 1998нче елдан бирле татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Эшем үземә бик тә ошый. Укучыларның уңышларын күреп сөенеп туя алмыйм. Алар шигырьләр , иҗади эшләр конкурсында, төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда  елның елында катнашып, бары тик призлы урыннар гына алалар. Укучыларның уңышына мин генә түгел, алар үзләре дә, балаларның әти-әниләре дә бик куана. Ә бу исә туган телен, татар телен теләп өйрәнүгә зур стимул булып тора. 

      Сайтның "Безнең уңышлар"/ "Наши достижения" бүлегендә ары таба укучыларның ирешелгән уңышлары яктыртылып барылу күз алдында тотыла.

      Үземә килгәндә инде минем хезмәтне дәүләтебез күреп тора. Югары бәяләрдән шуларын гына саныйсы килә: 2009нчы елда "БР ның Мәгариф алдынгысы" дигән мактаулы исемгә , 2010нчы елны В.А.Сухомлинский исемендәге медаль белән, 2010 нчы елда  "За пропаганду, сохранение и развитие родных языков" дигән конкурста җиңеп, Уфа шәһәренең мэры П.Р.Качкаевның премиясенә лаек булынылды. "Ел укытучысы" конкурсында 2004нче, 2010нчы елларда катнашып, республика күләменә җитеп, номинант булу бәхете дә миңа тиде. Менә минем кыскача гына уңышларым шулар.Аларның берничәсен генә сез сайтта күрәсез. Бихисап күп грамоталарны сайтка куеп бетерү мөмкин түгел.

   Методик темам турында берничә сүз.

        Бүген  Федераль дәүләт  белем бирү стандартлары укытучы алдына укучыда  төп ягъни социаль, информацион, танып-белү, үзлегеннән белем алу, коммуникатив, мәдәни компетенцияләрне формалаштыру таләпләрен куя. Бу милли кыйммәтләр, универсаль уку гамәлләре һәм бәяләү системасы формалаштыру дигән сүз. Әгәр укучыда универсаль уку гамәлләре формалаштыра алсак, бала мәктәптә алган белем-күнекмәләрне укыту-тәрбия процессында гына түгел, ә реаль тормышта да куллана ала. 
    Һәр компетенцияне формалаштыру мөһим, әмма  укучыларны дөрес аралашырга өйрәтми торып, бүген башка компетенцияләрне формалаштырып булмый. Бу фикерне тел галиме В.И. Чернышев сүзләре белән дә дәлилләп була. Ул: “Укучы алган белем һәм күнекмәләрнең иң мөһиме һәм тормыш өчен кирәклесе – аның үз телендә ачык, аңлаешлы, матур итеп сөйләшә белүе”, -  дип яза (1970, 521 б.).
    Рус мәктәпләрендә татар теле дәресләрендә коммуникатив компетенцияне формалаштыру  һәрвакыт иң беренчел максат булып билгеләнде һәм һаман да актуальлеген югалтмады.  Бу тема өстендә күп еллар буена эшлим. Конкретлаштырып әйткәндә, эш 2001нче елдан ук бара. Ул бары тик мәгариф системасында барган үзгәрешләр нәтиҗәсендә яңартыла, эчтәлеге ягыннан баетыла килә. Түбәндә сез тема өстендә эшләүнең этапларын күрәсез.

2001 - 2005 нче елларда «Рус мәктәпләрендә татар теле дәресләрендә укучыларда коммуникатив компетенция формалаштыру»;

2006 - 2010 нчы елларда «Рус мәктәпләрендә татар теле дәресләрендә укучыларда коммуникатив компетенция формалаштыруның нигезе буларак текст өстендә эш»;

2011 - 2014 нче елларда «Рус мәктәпләрендә татар теле дәресләрендә укучыларда коммуникатив компетенция формалаштыру чарасы буларак ИКТ куллану» булса,

2015 - 2017 нче елларда «Федераль дәүләт белем бирү стандартына күчү шартларында рус мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты  дәресләрендә укучыларда коммуникатив  компетенцияне  формалаштыру»  темасы өстендә эшне башлап җибәрдем. Бүгенге көндә бу методик эш практик материаллар белән баетылу стадиясендә.

      Күренүенчә, тема өстендә эш күптәннән килә. 

Дәрес фрагменты (15 минут). 

!Информация для родителей! Фрагмент урока размещается потому, что учитель участвует во Всероссийском конкурсе"Учитель года татарского языка и литературы - 2018"

Кызыл таң » Мәгариф » 5-10-2017: Тел язмышы — алар кулында. Юлия Төхбәтуллина

Тел язмышы — алар кулында

Ана теле укытучысы Венера Садыйкова — милләтебез сагында торучыларның берсе.Ана теле укытучысы Венера Садыйкова — милләтебез сагында торучыларның берсе.Ул — ана теле укытучысы. Күпләр бу фәнне авылда сөйләшер өчен генә белү кирәк дип санаган, аңардан дәүләт имтиханы тапшырасы юк дип, кул селтәгән заманда укучыларын үз артыннан ияртә алучы, талантлы, киң карашлы, яңа идеяләр белән янып эшләүче мөгаллимә. Сүзебез “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” республика конкурсы финалисты Венера Садыйкова хакында.

Венера Әнвәр кызы баш­каланың М. Шәйморатов исемендәге 104нче мәктәбендә 1998 елдан алып татар теле һәм әдәбияты укыта. Шәһәр мохитендә тәрбияләнүче балаларга туган тел серләрен төшендерә, әдәби әсәрләр аша яшь буын күңеленә әдәплелек, әхлаклылык орлыкларын сала. Ике дистә елга якын ана телен укыту дәверендә укытучы укучыларына гына түгел, аларның әти-әниләренә дә туган телне белергә һәм аңа ихтирам белән карарга кирәклеген төшен­дергән.
Бакалы районының Мостафа авылында туып үскән Венера Әнвәр кызының йөрәгендә укытучы һөнәренә мәхәббәт бала чагында ук бөреләнә. Әтисе Әнвәр абый басуларны гөрләтеп комбайнда иген иккән, әнисе Флүрә апа таң сарысы белән савымга киткән чакта өйдә калган нәни Венера “укытучы”га әверелә. Әнисенең куна тактасына акбур белән яза-яза курчакларына дәрес бирә. Китап­ханә юлына тузан төшермәве, күп укырга яратуы аркасында яшьтәшләре үзенә “Китап” кушаматы таккач та, күңеле төшми кызның. Хәтта 10нчы сыйныфны тәмамлап, укытучы булам, дип янып йөргәндә тиз генә укырга керә алмавы да канатларын сындыралмый. Ул бернигә карамый, мәктәп тормышын, җаваплы һәм тынгысыз укытучы һөнәрен сайлый.
Хезмәт юлын Венера Әнвәр кызы Наратчокыр башлангыч мәктәбендә башлый. Кичә генә мәктәп эскәмиясеннән аерылган кыз үзе мич яга, үзе дәрес бирә. Әнә шул беренче чирканчык алган көннәр, беренче дәресләр, сабыйларның аңа төбәлгән ваемсыз карашлары укытучының күңелендә иң кадерле истәлек булып саклана...
Соңыннан Венера Әнвәр кызын үзе укыган Мостафа мәктәбенә вожатый итеп чакыралар. Нәкъ шул вакытта белем учагының абруйлы һәм тәҗрибәле педагогы — татар теле һәм әдәбияты укытучысы Роза Хуҗина аны акрынлап үз дәресләренә җәлеп итә башлый.
— Кечкенәдән башлангыч сыйныфлар укытучысы булам дип уйладым. Наратчокыр мәктәбендә укытканда бу фикерем тагын да ныгыды. Роза Нурмөхәммәт кызы кебек татар теле һәм әдәбияты укытучысы булу — ул ниндидер буй җитмәслек хыял иде. Әнә шушы хыялга укытучы апам мине үзе якынайтты, көчемә, булдыра алачагыма ышандырды. Нәти­җәдә, мин 1990 елда педагогия институтының яңа гына ачылган татар-урыс бүлегенә укырга кердем, — дип сөйли Венера Әнвәр кызы.
Мөлаем, ачык йөзле, үткер, өстәвенә, төркем старостасы булган Венера укуда да сынатмый, җәмәгать тормышында да актив катнаша. Чибәрлеге һәм чаялыгы күзгә бәрелеп торган кыз шул елларда үзенең гомерлек юлдашы белән таныша. Туймазы районының Илчембәт авылы егете Мансур үзенең җитдилеге, сабырлыгы белән кызның күңелен яулый. Студент чакта ук гаилә корган яшьләр башта Илчембәткә кайтып төпләнә. Венера анда беркадәр тарих фәненнән укыта. Әмма язмыш аларны янә башкалага алып килә. Шул чакта татар иҗтимагый үзәге ярдәме белән Венера Әнвәр кызына җаны теләгән эш тә табыла — ул 104нче мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыта башлый.
Эшенә җитди караучы, дәресләрен кызыклы үткәрү өчен барлык көчен салучы педагог коллективта да, балалар арасында да абруй казанган. Шул еллар эчендә бик күп осталык дәресләре, сыйныфтан тыш чаралар күрсәтергә, семинарлар үткәрергә, фәнни-гамәли конфе­ренцияләрдә чыгыш ясарга өлгергән. 2010 елда В.А. Сухомлинский исемендәге ме­дальгә, шул ук елда туган телләрне пропагандалау, саклау һәм үстерүгә керткән өлеше өчен Уфа шәһәре мэры премиясенә лаек булган. 2004, 2010 елларда “Ел укытучысы” республика конкурсында катнашып, номинант булса, быел Венера Әнвәр кызына финалга чыгу бәхете тиде. Әлбәттә, мондый уңыш укытучыга канат куя, яңадан-яңа иҗади эшләргә ашкындыра.
— Бу конкурс — үзеңне сынап карау да, хезмәтеңә бәя дә, туплаган тәҗрибәң белән уртаклашу да. Бәйгегә җитди карарга һәм ныклы әзерлек белән килергә кирәк. Әйтер сүзең, яңалыгың булырга тиеш. Монда республиканың иң көчле педагоглары, “каймак”лары җыела, — ди укытучы.
Педагог бер урында таптанырга тиеш түгел. Заман таләп иткәнчә, алдынгы карашлы булырга, үз өстендә эшләргә, педагогик концепциясен булдырырга, дәрестә яңа техно­логияләрне оста куллана белергә тиешлеген яхшы аңлый Венера Әнвәр кызы. Интерактив тактада эшләү, презентацияләр әзерләү, төрле дистанцион олимпиадаларда катнашу — аның укучылары өчен гадәти эш алымы.
— Укучыларымның уңыш­ларын күреп сөенеп туя алмыйм. Алар шигырьләр, иҗади эшләр конкурсында, төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда елның-елында катнашып, приз­лы урыннар ала. Укучыларның уңышына мин генә түгел, алар үзләре дә, әти-әниләре дә бик шатлана. Бу исә туган телне теләп өйрәнүгә зур этәргеч бирә, — ди Венера Әнвәр кызы.
Укытучыга бик кирәкле сыйфатларны үзенә туплаган Венера Әнвәр кызы — бүген республикада абруйлы укытучы­ларның берсе. Өендә ул — сөекле хатын, изге күңелле әни дә. Уллары Артур —Уфа дәүләт авиация техник, ә кызлары Сөмбел Уфа дәүләт нефть техник университетларында белем алалар, кечкенәләре Камилә балалар бакчасына йөри.
Ана теле укытучысы — телебез, милләтебез, аның үткәне һәм бүгенгесе сагында торучы. Бүген, телне өйрәнүгә булган мөнәсәбәт шактый каршылыклар кичергән чорда, яшь буында аңа карата хөрмәт тәрбияләү үтә катлаулы хезмәт. Моның өчен Венера Әнвәр кызы кебек җаның-тәнең белән укытучылык эшенә бирелгәндә, үзең укыткан фәнне балалардан да яраттыра алганда гына ирешеп була.

Вход на сайт
Поиск
Новости образования в Республике Башкортостан
  • Прогноз погоды
  • Яндекс.Погода

  • Сайт учителя татарского языка и литературы Садыковой Венеры Анваровны © 2024
    uCoz