Суббота, 27.04.2024, 10:59
Приветствую Вас Гость | RSS

Сайт Садыковой Венеры Анваровны/ Венера Әнвәр кызының шәхси сайты 

Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Главная » Файлы » Учителям » В методическую копилку

Рус мәктәпләрендә укучыларны язма сөйләмгә өйрәтү. Проект эше.
[ Скачать с сервера (28.9 Kb) ] 08.03.2016, 16:24
 
 
 
 
 
 
Рус мәктәпләрендә татар теле укыту процессында язма 
сөйләмгә өйрәтү
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Уфа 
Кереш сүз.
Тел – һәр милләтнең олы хәзинәсе. ХХI гасырда әлеге хәзинәне саклау өчен бихисап күп уңайлыклар тудырылды.  Башкортстаныбызда милли мәктәпләр белән беррәттән рус мәктәпләрендә дә “Телләр турында закон”га ярашлы рәвештә татар, башкорт телләрен туган тел, ә башкорт телен дәүләт теле буларак өйрәнү мөмкинлекләре булдырылды. Әлеге факт башкорт һәм татар теле укытучыларына иңгә-иң таянып, бер-берсенең эшен тулыландырып, укучыларның сүзлек запасын баету, телне камиллләштерү өстендә эшләү, яшь буынга  телне гамәли (практик) яктан  файдалану өчен өйрәнү мөмкинлекләрен бирде. Ут күрше булып яшәгән халыкларның уртак булган гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә, теленә кызыксыну бермә-бер артты. 
Балада образлы сүзгә мәхәббәт уяту, сөйләменә таләпчән булырга (ишетеп (тыңлап) аңларга, укырга, сөйләргә, язарга) өйрәтү; моның өчен аңа әдәби сөйләм кагыйдәләрен төшендерү, кечкенәдән үк анда сөйләм әдәбе тәрбияләү – тел һәм әдәбият укытучысының төп бурычы ул.
Ишетеп (тыңлап) аңлау, уку рецептив сөйләм эшчәнлеген (сөйләмне кабул итүне  һәм алынган мәгълүматны эшкәртү), ә телдән сөйләм һәм язма сөйләм продуктив сөйләм эшчәнлеген (информация барлыкка китерү һәм аны тапшыруны) күз алдында тота. 
Проблема.
Рус мәктәпләрендә укучыларны үз фикерләрен татарча телдән дә, язмача да дөрес һәм матур итеп әйтә белергә өйрәтү тел укытучысыннан зур тырышлык таләп итә. Шунысын әйтергә кирәк, бүгенге көн шартларында  башкорт теле укытучыларына да, татар теле укытучыларына да аеруча язма сөйләмгә өйрәтү авырлашты, чөнки  рус мөхитендә укыган  бала өчтеллелек тәэсире астында калды. Ике кардәш тел сөйләм телен үстерүдә аваздаш булган сүзләр белән бер-берсен тулыландырып килсәләр, язма сөйләмне исә укучылар  хаталы яза башладылар: татар язма сөйләмендә башкорт алфавитында гына булган үзенчәлекле хәрефләрне язу,  башкорт теленең грамматик кагыйдәләренә таянып, орфографик хаталар ясау һәм, киресенчә, башкорт теле дәресләрендә татар теленең тел закончалыкларын куллану ике телнең дә язма сөйләменә кире йогынты ясады. Шунысын да әйтергә кирәк, укучыларның татарча бик үк грамоталы язмауларын мәктәпләргә кертелгән яңалык (башка халыкларның теллләрен өйрәнү әле беркемгә дә комачау иткәне булмаган)  белән генә аңлату да бик үк дөрес дип әйтеп булмый, чөнки  укучыларның язу эшендә әлеге хаталарның башкорт телен дәүләт теле итеп кертелгәнче дә урын алу очраклары еш күзәтелә иде: татарча грамоталы итеп язу гаять авыр. Моның сәбәпләре дә күп: 1) аваз белән хәреф еш кына туры килми; 2) татар телендә күпчелек сүзләрнең язылышын сингармонизм законы (рәт гармониясе) билгеләсә дә, алынма һәм кушма сүзләр бу законга буйсынмыйлар; 3) ассимиляция (тартыкларның бер-берсенә охшашлануы – сүздә, кырда, төн-не, төн-ле түгел  һ.б.,) диссимиляция (ясалышы ягыннан охшаш яки якын булган ике аваздан төрле авазлар барлыкка килү. Ул татар теле диалектларында һәм җанлы сөйләмдә күп таралган – чишмә - шишмә, коридор – колидор, трамвай – транвай һ.б. ), редукция ( сузыкларның кыскаруы яки төшеп калуы – урын – урны, сеңел – сеңлем, халык – халкы һ.б.), иренләшү очраклары сүзнең әйтелеше белән язылышы арасында зур аерма булуы турында сөйлиләр; 4) рус орфографиясендә фонетик-морфологик язылыш өстенлек итә, татар телендә фонетик һәм морфологик язылыш төп канун булса да , алдагы фонетик үзгәреш төрләре боларга каршы килә.
  Әлеге хезмәттә  ул күренешләрнең хәзер инде аеруча кискенләшүен, башкорт теле укытучыларының да язма эшләрдә бер үк дәрәҗәдә татар сүзләрен күбрәк төзәтүен (башкорт теленең алфавитында татар теленең алфавитыннан аермалы буларак, күп кенә авазларны белдерү өчен хәрефләрнең булуы, башкорт алфавитының камилләшкәнрәк булуы күренә), аларның эшенең катлаулануын билгеләп китүне дөрес дип табабыз. Шулай итеп, бүгенге көндә татар теле һәм башкорт теле дәресләрендә укучыларның орфографик грамоталылыгын күтәрү көнүзәк проблемага әйләнде. 
 
Метод.
Ул проблеманың актуаль икәнен дәлилләү өчен күзәтүләр методына таянып, язма сөйләмдә урын алган хаталарны санап китү бик тә урынлы булыр.
Актуальлек.
Татар язма сөйләмендә башкорт теле тэсире астында һәм башкорт язма сөйләмендә татар теле йогынтысында  еш кабатлана торган хаталар:
1) Ирен гармониясенең бозылуы. (Кагыйдә буенча татар телендәге сүзләрдә ө, е беренче иҗектә генә языла, башка иҗекләрдә иренләшү процессы булса да, язылмый, ы, е хәрефләре килә. Язма сөйләмдә укучылар ничек ишетәләр, шулай яза башладылар: бөтен – бөтөн, төлке – төлкө, солы – соло, тормыш – тормош һ.б. Ә башкорт телендә киресенчә.);
2) Гарәп-фарсы теленнән кергән алынма сүзләрдә әйтелеш белән язылыш арасында зур аерма бар, шуларны сингармонизм законына яраклаштырып язу очраклары күзәтелә: (мәһабәт – мәһәбәт, халәт – хәләт, сурәт – сүрәт, мөлаем – мөләем һ.б.);
3) Язма эшләрдә калын сүзләрдә языла торган к, г ,в хәрефләрен k, ғ, у хәрефләре белән алыштырып язу очраклары (карга – kарға, авыл – ауыл һ.б. Ә башкорт телендә киресенчә.);
4) Кушма саннарны аерым язу очраклары (унбиш–ун биш, унбер – ун бер һ.б. Ә башкорт телендә киресенчә.);
5) Рус теленнән кергән алынма сүзләр ахырында  янәшә килгән бертөрле тартыкларның кушымчалар ялганып килгән очракта төшеп калуы, хәтта укучылар ул күренешне исләрендә калдырып, хикәя фигыльләрнең билгеле үткән заманында да бер генә тартыкларны язу очраклары булу (процесста – процеста, класста – класта, җитте – җите, китте – ките һ.б. Ә башкорт телендә киресенчә.);
6) Татар телендә е хәрефеннән башланган калын сүзләрдә  йы белән язу күренешләре (елан – йылан, ерак – йырак һ.б. Ә башкорт телендә киресенчә) булуы;
Әлеге хаталар өстендә эшләү беренче карашка бик җиңел кебек кенә тоелса да, ул тел укытучысыннан дәресләрне бик җентекле итеп уйлап үткәрүне, татар теленең язма сөйләм нигезен тәшкил иткән кануннарын белүне, орфограммаларны төшендерүне системалы итеп аңлатуны таләп итә.
Максат.
Шуңа күрә әлеге проектта укучыларга рус мәктәпләрендә тел дәресләрендә язма сөйләмгә өйрәтү, орфографик грамоталылыкны күтәрү юлларын  эзләү, күрсәтү максат итеп куелды. Хезмәттә югарыда күрсәтелеп киткән кайбер хаталар өстендә эшләүнең конкрет юллары бирелә. 
Фараз кылу.
Проектта чагылыш тапкан берничә хаталар төзәтү алымнарын татар теле укытучылары гына түгел, ә башкорт теле укытучылары да үз дәресләрендә куллана ала  дип фараз  кылына. 
Бурычлар.
Әлеге максатка ирешү өчен укытучы алдында  
1. Язма сөйләм нормаларын билгеләү;
2. Дөрес язарга өйрәтү алымнарын күрсәтү;
3. Кул астында була торган кагыйдәләр җыентыгын тәкүдим итү  кебек  бурычларны тормышка ашыру кирәк булачак.
Принциплар.
Укучыларның орфографик грамоталылыгын күтәрү өчен тел укытучыларына түбәндәге принципларга таянып эшләү максатка ярашлы дип табыла: 
- гомумдидактик принциплардан аңлылык, күрсәтмәлелек, эзлеклелек, системалылык принциплары; 
- татар теленең язма сөйләмен башкорт теленең язма сөйләме белән чагыштырып өйрәнү дә  бер принөип булып тора. Ике телнең фонетикасын, сүзләрен, грамматикасын чагыштырып өйрәнү дә файдалы нәтиҗәләргә китерә;
- психологик принциплардан язма сөйләмгә өйрәнүгә ихтыяҗ барлыкка китерү, белем һәм күнекмәләрнең эзлекле-этаплап формалашуы, укучыларның шәхси-психологик һәм яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу  тора;
- татар телендә язма сөйләм формалаштырганда лингвистик принциплар белән эш итәргә тиеш булабыз: системалылык, концентризм, функциональлек,  стилистик аермалар принцибы.
Концентризм принөибы лексик-грамматик материалны кайта-кайта өйрәнеп, аны әкренләп киңәйтү һәм тирәнәйтү максатын куя. Бу принцип  белән эшләү укучыларны  беренче дәресләрдән үк сөйләшергә, язарга этәрә, җиңелдән авырга, таныш әйбердән яңа мәгълүматка күчүне җиңеләйтә, өйрәнелгән темалар һәм ситуацияләр буенча фразалар төзүгә этәрә, сөйләм эшчәнлеген активлаштырырга, язма сөйләмне теркәп куярга да мөмкинлек бирә.
Функциональлек принцибы турында сөйләгәндә, түбәндәгеләрне күз алдында тотабыз: тел материалы фикернең эчтәлегенә бәйле рәвештә грамматик кагыйдәләр һәм калыплар  рәвешендә кертелә. Грамматик күренеш формасы һәм мәгънәсе белән бергә карала. Тел материалы  синтаксик функцияләрне истә тотып алына. Әлбәттә, әлеге принципка таянып эшләү җөмлә калыпларын дөрес итеп теркәп кую мөмкинчелеген бирә. 
Эчтәлек.
Рус мәктәпләрендә татар телен өйрәтү процессын коммуникатив юнәлештә алып баруны нигез итеп алган очракта да, язма сөйләм телнең график формасы булуга карамастан, ул аралашу өчен гаять әһәмиятле корал булып тора.  Грамоталы яза алмаган укучы татар телендә аңлы рәвештә дөрес итеп сөйләшә ала, аның теле әдәби тел нормаларына буйсынган дип әйтү дөрес булмас иде. Шуңа да татар язма сөйләменә өйрәтү тел укытучыларына сөйләм теленә өйрәткән кебек мөһим күренеш.
Язу, эчтәлеге  ягыннан төзек һәм кызыклы булып, орфографик яктан грамотасыз булса, ул уңай бәяләнә алмый. Хаталы язуны уку авырлаша, әйтергә теләгән фикер дөрес аңлашылмый, ниһаять, ялгыш язу кешенең грамотасызлыгын күрсәтә, аның дәрәҗәсен төшерә.
Дөрес язуның өч нигезе бар: 1) фонетик нигез (сүзләрнең әдәби әйтелешен белү); 2) морфологик нигез (сүзләрне дөрес язу кагыйдәсен белү); 3) график нигез (әйтелеше белән язылышы арасында булган сүзләрне дөрес итеп язу).
Рус мәктәпләрендә татар теле дәресләрендә укучыларның язу күнекмәләрен үстерү – иң катлаулы мәсьәлә, шуңа күрә бу өлкәдә укытучы зур тырышлык күрсәтергә тиеш. Язу – сөйләм эшчәнлегенең дүртенче төре һәм ул эзлекле рәвештә башка төрләр белән тыгыз бәйләнгән. Башта укучылар өйрәнелә торган лексик берәмлекләрне һәм грамматик калыпларны дөрес итеп әйтергә өйрәнәләр; аларның мәгьнәләрен тыңлап аңлыйлар, соңыннан аларны текстларда укыйлар (язылышын күрәләр), аннары гына төрле  язма эшләр эшлиләр. Шул сәбәпле язу өстендә эшләү түбәндәге этапларны үз эченә ала:
1) сүзнең әйтелешен белү; 2) языла торган сүзнең мәгьнәсен аңлау; 3) сүзне әйтеп карау; 4) сүзнең язылышын күргән булу; 5) сүзне язып караган булу.
Шушы эзлектә эшләгәндә генә, дөрес язу күнекмәләре тиешле дәрәҗәдә үсеш алырга мөмкин.
Татар телендә орфографиянең төп принцибы булып фонетик (сүзне ишетелгәнчә язу) принцип саналса да, морфологик ( сүзләрнең мәгьнәле кисәкләре – морфемаларның бөтенлеген саклап язу), график (алынмалар язылышы, рус теленнән һ.б. телләрдән кергән сүзләр кайсы телдән кергән, шул телдәгечә язылалар: демократия, сәлам, гадәт, инструкция һ.б.), тарихи-традицион (сүзләрнең элекке язылышын саклап калу) принциплар да яшәп килә. Рус телендә морфологик принцип төп принцип булып торса да, фонетик принцип та кулланыла. Башкорт телендә исә фонетик принцип зур урынны ала.
Башка сөйләм эш төрләреннән язма сөйләм үзенең тулылыгы, аныклылыгы, җәенкелеге белән аерылып тора, чөнки язма сөйләм ул үз фикереңне турыдан-туры әйтү юлы белән түгел, ә бераз вакыттан соң  объектка  җиткерү максаты белән эшләнелә.
Башлангыч этапта алган дөрес язу күнекмәләре кешенең гомере буена иң кирәкле гамәлләрдән санала, чөнки адәм баласы ишеткәнне, күргәнне, укыганны, әйләнә-тирәгә, кешеләр һәм җәмгиятькә карата фикерләрен дөрес итеп формалаштыра белмәсә, грамоталы шәхес була алмый. 
Түбән сыйныфларда ук язма сөйләмне формалаштырырга ярдәм итә торган эш алымнарын билгеләү мөһим. Укучылар җөмләнең баш хәрефтән, кеше исемнәре, фамилияләре, шәһәр, авыл, елга исемнәре һ.б. баш хәрефтән башлап язылуын; сузыклардан: э-е, ө-е, о-ы, е (йо,йе), я, ю хәрефләрен, аларның белдерелүен; тартыклардан: сүз башында й, җ хәрефләре, татар сүзләрендә [w], рус теленнән кергән сүзләрдә  [в] авазының белдерелүе, к-г, х-һ хәрефләре, ь-ъ билгеләре, аларның функцияләре, рус теленнән кергән щ, ц, ж, ё аваз хәрефләрен кебек орфограммаларны таный белергә тиеш дип исәпләнелә. 
Орфограммалар белән эшләгәндә, дөрес әйтелеше, сүздәге иҗекләр, иҗекләрдәге хәрефләрнең урынына карап  аларны билгеләү шактый кыен эш санала. Ни өчен эссе, эсселек, төлке, төзелеш сүзләрендә бертөрле авазлар булса, икенче, өченче иҗекләрдә төрле хәрефләр языла? Менә шул сорауларга җавап табу аша дөрес язарга өйрәтү бурычы тора.
Татар телендә орфографиягә өйрәтү фонетик приципка нигезләнгән дигән идек инде. Шуңа күрә әле кагыйдәне кулланмыйча гына башлангыч сыйныфларда боларны искәртә бару мөһим. Әйтик, бала борын авазларын (м, н, ң) яхшылап белми торып, сүз ахырында килгән кушымчаларны тоемламаячак.
“Исемнәрдә күплек кушымчалары -лар, -ләр була” дигән кагыйдәне укучы дөрес куллана: урманлар, кошлар, урамлар, киемләр. Ләкин ул орфографик кагыйдәгә туры килми, дөрес әйтелешне дә боза. Шуңа күрә  башта борын авазлары белән ныклап таныштыру, аларга тәмамланган исем һәм фигылҗләргә -лар, -ләр түгел -нар, -нәр кушымчалары ялгануын төшендерергә кирәк. Күптөрле күнегүләр кагыйдәләрне ныгытырга ярдәм итә.
Бу исә орфографияне кабул итәргә нигез була. Баланы орфограмманы танырга өйрәтү – шактый катлаулы эш. Шуңа күрә бу эшне 1класстан ук башласаң, нәтиҗәсе шактый уңай булыр.
“Бүген Марат болында, урманда йөрде” җөмләсендә орфограммалар белән эш түбәндәгечә оештырыла:
- Балалар, бу җөмләдә ничә орфограмма? (Дөрес язылышына игүтибар ителергә тиеш сүз.)
- Дүрт. Җөмлә баш хәрефтән башлана. Марат – кеше исеме, йөрде сүзендә й языла, чөнки 2 нче хәреф ө, урманда, болында сүзләрендә да 
кушылып языла, чөнки ул кушымча, болында сүзендә 2нче иҗектә о ишетелсә дә ы языла.
Әлегечә дәлилләргә өйрәтү укытучы өчен гаять катлаулы эш икәнен тагын бер тапкыр ассызыклау бик тә мөһим, әмма ләкин өйрәтү процессы авыр булса да, аның нәтиҗәсе бик югары – алай эшләргә өйрәнгән бала, хатаны сирәк ясар.
Грамматика белән орфография арасында эчке бәйләнеш зур, чөнки авазлар сүзнең мәгьнәле кисәкләрен, сүз төркемнәрен, аларның формаларын билгели. Шуңа күрә дә орфография татар теленең грамматик төзелешен чагылдыра, ә грамматика орфографиягә тотрыклылык бирә. Ни өчен күлмәк текә түгел, ә тегә, тау тегә түгел, текә? Күлмәк текә булса, бөтенләй мәгьнәсезлек килеп чыга.
Дөрес язарга өйрәткәндә, кагыйдә кулланганчы ук сорау куя белү, чагыштыру алымнарын үзләштерү зур ярдәм итә. Охшашлык буенча дөрес язарга өйрәтү дә игүтибардан читтә тормаска тиеш. Мәсәлән, Мәктәптә төпле белем бирелә. Мәктәп тә төпле белем бирә җөмләләрен алып карыйк. Бу җөмләләр бер-берсенә охшаш. Тик мәктәп сүзенә игътибар итсәк, эш бөтенләй башка.
Укытучы тактага язылган ике җөмләнең мәгънәсен ачыклау өчен түбәндәгечә эш алып бара.
- Беренче җөмләдә нәрсә турында сүз бара?
- Мәктәп сүзенә сорау куегыз.
- Кайда?
- Икенче җөмләдә мәктәп сүзенә сорау куегыз.
- Нәрсә?
- Беренче җөмләдә тә ничек әйтелә?
- Сүзгә кушылып һәм кайда соравына җавап бирә.
- Ә икенчесендә ул нәрсә? Соравына җавап бирә.
Димәк, кайбер сүзләр сүзгә кушылып языла алалар, үзләре генә торганда, сорауга җавап бирми. Кушымча була. (мисаллар китерелә).
Кисәкчәләрнең дөрес язылышын аңлатканда да бу алым үтә дә отышлы.
Башлангыч сыйныфлардан ук без балаларны числоны сүз белән язарга өйрәтә башласак, ул да кушма саннарда орфографик хаталарны җибәрүгә киртә була ала. Кушма саннарны башкорт телендә булган саннар белән чагыштырып укыту, аларның чагыштырмача вариантын таблица формасында укучыларның гел күз алдында тоту ике тел укытучыларына да зур ярдәмлек булыр иде. Шулай ук ирен гармониясенә караган сүзләрнең дә ике телдә дә булган үрнәкләре укучыларның алларында булса, ике телдә дә орфографик хаталарның кимүенә китерә ала. Чөнки мисалларны чагыштыру, аларны укучылар белән бергәләп анализлау аша гына дөрес язылышка өйрәтеп була. Башта бит язуның нигезен ишетү, аннары күрү тәшкил итә. Кеше язганда да, сүзне ишетә, шуның нигезендә, сүзнең күрмә образын – язуны барлыкка китерә. 
Орфография кагыйдәсе чынлыкта теге яки бу орфограмманы дөрес итеп язарга өйрәнергә, дөрес язылганмы, юкмы икәнлеген ничек тикшерергә кирәклегенә күрсәтмә бирергә, тәгүбир эчтәлегендә шуңа ишарә ясалырга, гамәлдә кулланма итәрлек булырга тиеш. 
Баланы дөрес яза белү алымнарына җентекләп өйрәтү мөһим. Э хәрефе
сүз башында гына языла, калган иҗекләрдә е хәрефе языла дип аңлату дөрес язарга этәрә кебек, ә ел-га, ка-ен, ти-ен кебек сүзләр дә шул хәреф бит.
 Димәк, ул, әле  йы, йе авазларына билге булып та йөри икән. Ул иҗек башында килеп, йы, йе авазларына билге була.
Чагыштыру, капма-каршы кую, мәгънәгә игътибар итү аша, күптөрле күнегүләр эшләтү нәтиҗәсендә генә уңышка ирешеп була. 
Орфографик кагыйдәләрне тәгъбирләгәндә, аңа кызыксыну уятырдай алымнар куллану зарур, аның өстенә, кагыйдәгә китерүдә бала үзе катнашса гына, ул аның аңында озак сакланачак һәм үзенә ышаныч тудырачак.
Мәсәлән, о-ы хәрефләренең язылышын өйрәткәндә рәсемнәр, табышмаклар, уеннар куллану укучыда кагыйдәгә кызыксыну уята, истә калдырырга булыша. 
Укытучы дәресне табышмакларның җавапларын тыңлаудан башлый. 
Көлтә-көлтә койрыгым,
Селти-селти барамын,
Юлымда очраган тавык-казны
Кырып кына саламын.
- Ул нәрсә?
Укытучы тактага төрле кыргый хайваннарның рәсемнәрен элә. Укучылар рәсемнәрне карыйлар, фаразлыйлар.
- Төлке.
- Кайдан белдегез?
- Койрыгы бик озын, тавык, казлар аулый.
- Сүзне иҗекләргә бүлегез. Ничә иҗек? Әминә тактага язып күрсәт.
- Төлкө.
- Ник алай яздың?
- Шулай ишетелә.
- Мин тактада язып күрсәтәм.
- Төл-ке.
- Икенче иҗектә нинди хәреф? (Укытучы сөлге, сөзгеч, көзге рәсемнәрен элә. Укучылар сүзләрне тактага язып карыйлар, дөреслиләр. Бергәләп кагыйдә чыгаралар.)
- Димәк, ө хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә языла.
Укучылар үзләре белгән мисалларны язалар яки сүзлектән сүзләр сайлыйлар. Укытучы табышмакларның шулай җавапларын таптыруны дәвам итә.
Э-е, о-ы, й, җ хәрефләренең дөрес язылышын үткәндә дә бу алым уңай нәтиҗә бирә.
Күп очракта укучы кагыйдәне белә. Ләкин язганда куллана алмый. Монда әле сүзнең дөрес язылышында мәгънәнең зур әһәмияткә ия булуын истән чыгармаска кирәк. Дәреслектәге кагыйдәләрнең дә камиллектән ерак торганын искә төшерсәк, кушма сүзләрнең язылышында хаталарны көт тә тор.
Кушма сүзләрнең кагыйдәсе болай бирелгән: “ике сүздән кушылып ясалган сүз кушма сүз дип атала. Кушма сүзләр һәрвакыт кушылып языла”.  (Татар теле, 3 кл. Мәгариф, 1997, Нуриева А.Х., Саттарова Н.Х.)
Эш болайга китсә, укучы теләсә кайсы сүзне (песи бара, ишек ачык, яшел күлмәк һ.б.) кушып яза ала. Шуңа күрә әлеге ситуациядән сорауларны кую юллары белән чыгарга мөмкин. Бер сорау куелса кушма сүз, ике сорау куелса ул сүзләр аерым языла.
Парлы сүзләрне аңлатканда да, бу алымнарны куллану нәтиҗәле. 
Бу очракта да кагыйдә төгәл түгел: “Ике сүздән парлы сүз ясала. Алар һәрчак сызыкча аша языла”. Әгәр монда парлы сүзләрнең ясалыш принөипларын яхшылап төшендермәсәң, укучы, өлкән сыйныфларда да дөрес язмаячак (аз-маз, шау-гөр, агай-эне, аш-су мәгънәләрен якын сүзләрдән, иртә-кич, дус-дошман, ата-ана һ.б. мәгънәләре капма-каршы сүзләрдән ясалган икәнлегенә төшендерү үтә мөһим).
Шуңа күрә рус методисты Н.С. Рождественский  сөйләм культурасы һәм аваз-хәреф анализы ясый белүне дөрес язарга өйрәтүнең уңышлы нигезе дип атый. “Әгәр укучы язуны сүзнең мәгънәсен аңлау, аның состав өлешләрен, аларның реаль яңгырашы белән бәйли алса гына дөрес язарга өйрәнә ала”, – ди. (Анализ алымы. Өлкән классларда анализ төрләре катлауландырыла.)
Сөйләмнең бу аспектына укытучы даими игътибар итеп торырга тиеш.
Кагыйдәне тәгъбирләү бернәрсә, ә менә аны күнекмәгә әйләндерү – шактый четерекле эш.
Аны булдыру өчен күнегүләрне төрләндереп торырга кирәк.
Орфографик күнекмәләр – аңлы эшчәнлекнең автоматлашкан компонентлары. Баланың язу процессында аңлы эшчәнлеге формалашсын өчен, кагыйдәне белү, аларны куллана алу өчен, акыл операцияләрен үстерү дә сорала.
Күптөрле күнегүләр үтәү генә күнекмә булдыруга, аны тотрыклы итүгә булыша ала. 
Төрле күчереп язулар, сүзлек диктантлары, күрмә-ишетмә уен элементлары катнашкан күнегүләр күнекмәне тотрыклы итүгә булыша. 
Мәсәлән, “Укытучының хатасын төзәт” уены. Укучылар бу уенда бик теләп катнашалар.
Укытучы тактага хаталы җөмләләр, сүзләр яза. Укучылар хаталарны табып, төзәтәләр.
Беренче Сентябрҗдә килеп җите. Һ.б.
Сөзгөщ, көзгө, өремчөк, ямъсез, кагазъ һ.б. (Хаталар ниндидер бер орфографик кагыйдәгә генә караган булырга тиеш). 
Сигнал карточкалары белән дә эш баланың фикерләү сәләтен үстерә. Ул ъ,ь билгеләренең дөрес язылышын үткәч, укытучы тактага яки плакатка язылган сүзләрдә төшеп калган хәрефләрне билгеләтү өчен эшләнә.
- Нокталар урынына нинди хәреф куярбыз? Шул карточкаларны 
күтәрегез, - ди укытучы.
Ар.як Мәр.ям
Сул.як бер.яклы
Кул.югыч күп.еллык
Тиешле билгеләр куйгач, ни өчен шундый билгене кую дәлилләнә.
“Беренче баганадагы сүзләрнең я, ю, е хәрефләре алдыннан торган иҗекләре калын, шуңа күрә ъ (аеру) билгесе языла. Ә икенчесендә иҗекләр нечкә, шуңа күрә  ь (аеру) билгесе куела” дигән нәтиҗәгә киләләр.
Уку процессында  гарәп-фарсы, рус теленнән кергән алынма сүзләрнең еш очравы язма сөйләмне дөрес формалаштыруда бераз кыенлыклар тудырырга мөмкин. Бу очракта, кагыйдәләргә буйсынмаган сүзләр булганда орфографик сүзлекләргә мөрәҗәгать итү файдалы (процесс, класс, табигать, сәламәт һ.б.).
Дәрестә кулланыла торган төрле күнегүләр укучыны дөрес язарга әзерли.
Укытучы һәр дәрестә сүзләрне дөрес язарга өйрәтү юнәлешендә эзлекле эш алып барганда уңышка ирешә ала. Бу – түземлек сорый торган четерекле хезмәт.
Дөрес сөйләү һәм язу күнекмәләрен формалаштыруда укучылар орфограммаларны ниндидер дәрәҗәдә өйрәнгәч, төрле язма, иҗади эш төрләре дә үткәрү аеруча ярдәм итә. Диктантларның һәр төре – ул укучыларда телгә өйрәтүдә зур файда китерә, орфографик грамоталылыкны күтәрүдә тиешле ролҗ уйный.
  Изложение һәм сочинениеләр дә сөйләм күнегүләре дип саналалар. Изложениеләр кыска, җәенкерәк һәм ирекле булырга мөмкин. Кыска изложение – конспект, аннотация, реферат төзүгә күчүнең бер этабы. Җәенкерәк изложениләрдә хикәядәге персонажлар турында өстәмә мәгълуматлар бирелә, тирә-юньдәге детальләр сурәтләнә, төрле вакыйгалар тасвирлана. Бу – сочинениегә күчү өчен файдалы.
Сочинение баштарак сөйләшү темасы белән бәйле була һәм, күләме кечкенә булып, миниатюр сочинение дип атала. Ул язма сөйләмнең төрле жанрларында булырга мөмкин (тасввирлау, хикәяләү, фикер йөртү). Һәр жанрга караган тел чараларын максатчан рәвештә өйрәнә бару кирәк. 
Сочинение язар алдыннан, аның текстын төзү өчен әзерлек алып барырга кирәк. Бу әзерлек план төзү, телдән сөйләү, тел материалына өйрәнү, тарихи-мәдәни төшенчәләрен ачыклау белән бәйле.
Болардан кала, дөрес язу күнекмәләренә өйрәтүгә сорауларга җаваплар да керә. Укылган яисә тыңланган текст, картина, берәр рәсем материалында сораулар бирелә. Җавап язмача эшләнә.
Рус теленнән татар теленә һәм, киресенчә, татар теленнән рус теленә тәрҗемә итеп язу да җөмләләрне оештыру һәм орфографик грамотага өйрәтүдә файдалы алым дип санала. Сүзләр, сүзтезмәләр, җөмләләр, кечкенә текстлар тәрҗемә ителергә мөмкин. Ә менә күчереп язу телгә өйрәнүнең беренче этабыннан ук башлана ала. Китаптан яисә язма тексттан  да күчереп язарга мөмкин. Катлаулырак күчереп язуның өстәмә биреме була: төшеп калган авазлар, иҗекләр, сүзләрне өстәп язу; кушымчаларны өстәп язу һ.б.
  Хаталарны төзәтү. Язма эш һәрвакыт тикшерелергә һәм укытучы тарафыннан бәяләнергә тиеш. Түбәндәге этапларны билгеләргә мөмкин:
1) укучыларның язма эшләрен тикшерү һәм бәяләү;
2) табылган хаталарны җыю һәм төркемләү;
3) укытучының хаталарны тикшерү дәресенә әзерлеге;
4) укучылар җибәргән хаталар өстендә эшләү;
укучыларның үз хаталары өстендә шәхси эшләре. 
Проектның яңалыгы.
Укучылар, гадәттә, кагыйдәне белсәләр дә, язма эшләрдә хата җибәрәләр, дип югары әйтеп кителгән иде инде. Хаталарны төзәтү эше алып барганда, кагыйдәне искә төшерү, мисаллар уйлау күп вакытны ала. Шуны истә тотып, укучыларның кул астында һәрвакыт кагыйдәләр җыелмасы булса аеруча да орфографик грамоталылыкны күтәрергә ярдәм итә.  Түбән сыйныфларда хаталар төзәтелми, асларына сызып, хаталы сүз генә күрсәтелә. Укучы кагыйдәне билгеләп, мисаллар уйлап яза. Югары сыйныфларда исә укучы ясаган орфографик хата дәфтәр бите читендә күрсәтелә, укучы аны язма эшеннән табып, үзе төзәтә, кагыйдә номерын әйтә, мисаллар китерә. 
Кагыйдәләр җыелмасы парта өстендә торганлыктан, аны башка дәресләрдә дә куллану мөмкинчелеге туа.
1. Сүз ахырында килгән  [к],  [п] авазларына башланган кушымча ялганганда, яңгырау парлары [г], [б] белән чиратлаша: китап-китабы, күлмәк-күлмәге, тарак-тарагыгыз.
2. [К],  [п] авазларына тәмамланган сүзләргә -рак, -рәк кушымчасы ялганса, яңгырау парлары [г],  [б] белән чиратлаша: сирәк-сирәгрәк, карап-карабрак.
3. -рак, -рәк кушымчасы ялганган очракта, әгәр сүзнең тамырында булмаса, ишетелсә дә -ы, -е язылмый: сары – сарырак, зәңгәр – зәңгәррәк, яшел – яшелрәк.
4. -ау, -әү дифтонгына беткән сүзләргә сузыктан башланган кушымча ялганса у в га үзгәрә: тау – тавы, сөйләү – сөйләве.
5. Э хәрефе сүз башында гына языла: эшче, элемтә. Искәрмә: э хәрефе кушма һәм алынма сүзләрдә сүз уртасында да языла: автоэчергеч, аэропорт. Искәрмә: бугаз тартыгы [,] һәмзәне дә язуда э хәрефе белдерә. Мәсәлән: тәэмин, тәэсир, мөэмин, маэмай, тәэминат, Мөэминә.
6. Бер иҗекле сүзләрдә я, ю, е хәрефләрен нечкә уку өчен ахырында ь билгесе куела: яшь, юнь, ямь.
7. Тар әйтелешле [о], [ө] авазларын белдерүче о, ө хәрефләре сүзнең беренсе иҗегендә генә языла, калган иҗекләрдә, ишетелсә дә, ы, е языла: тормыш, төзелеш, тотрыклы, өзеклек.
8. Киң әйтелешле [о] авазы бар иҗекләрдә дә о хәрефе белән белдерелә: орган, станок, микрофон.
9. Кушма сүзләрдә тар әйтелешле [о], [ө] авазларын белдерүче о, ө хәрефләре сүзнең икенче өлешенең беренче ижегендә дә языла: төнбоек, көнозын, коточкыч.
10. Сүз һәм ижек башындагы к, г хәрефләрен [къ], [гъ] дип уку өчен бу тартыклардан соң килүче нечкә [ә], [ө], [ү], [е], [и] сузыклары калын сузык хәрефләре а, о, у, ы, ый белән бирелә: кадерле, гомер, Гали, куәт, кыйммәт, гыйлем.
11. Сүз һәм иҗек ахырындагы к, г хәрефләрен [къ], [гъ] дип уку өчен бу хәрефләрдән соң калынлык билгесе (ъ) куела: мәгънә, тәкъдим, нәкъ, шәфекъ.
12. Сүзнең икенче хәрефе булып и яки өченче хәрефе булып й, е, ю, я хәрефләре килсә, сүз башында җ хәрефе языла: җиләк-җимеш, җыен, җай, җыю, җәя.
13. Сүзнең икенче хәрефе булып о йәки ө булса, сүз башында й языла: йомшак, йомгак, йөгән, йөз.
14. Нечкәлек билгесе (ь) рус теленнән кергән сүзләрдә тартынкыларның нечкә нечкә укылышын белдерү өчен куела: якорь, руль, слесарь.
15. Иҗекнең нечкә укылышын белдерү өчен нечкәлек билгесе (ь) куела: табигать, канәгать, ниһаять, мөстәкыйль, шәфкать, шигырь, шагыйрь.
16. Нечкәлек билгесе (ь) я, ю, е алдыннан килгәндә аеру билгесе ролен башкара, нечкә иҗектән соң куела: Ильяс, Мәрьям, көньяк, берьюлы, күпьеллык, берьеллык.
17. Нечкәлек билгесе (ь) иҗекне аеру өчен куела: мәсьәлә, мәсьүл.
18. Нечкәлек билгесенә (ь) тамамланган сүзләргә нечкә сузыктан башланган кушымча ялганса ь төшеп кала: сәгатем, яшебез, нефте, шигырендә, шагыйренең.
19. -ль, -ия, -ие гә беткән сүзләргә нечкә кушымчалар ялгана: табелендә.
20. Нечкәлек билгесе (ь) тартыкның нечкәлеген белдерү өчен куелган калын сүзләргә калын кушымча ялгана; сузыктан башланган кушымча ялганса, ь төшеп кала, кушымчаның беренче иҗегенә – нечкә, башка иҗекләргә калын кушымча ялгана: декабрь – декабре, власть – властена, лагерыбыҙ.
21. Калынлык билгесе (ъ) хәрефе [е], [я], [ю] авазлары алдыннан килгәндә аеру билгесе ролен башкара, калын иҗектән соң куела: ашъяулык, унъеллык, кулъюгыч.
22. Й гә беткән сүзләргә сузыктан башланган кушымча ялганса, ул я, ю, е хәрефләре белән алышына (у – ю; ы, е – е, ә – я): тай – таю, ай – ае, жәй – жәя.
23. Сүзнең бер хәрефен генә юл ахырында калдырырга, икечесенә күчерергә ярамый: алу, бию, иген.
24. Кыскартылма сүзләр (БДБ), шартлы кыскартылмалар (һ.б.), цифрлар янында килгән үлчәү берәмлекләрен белдергән кыскартылмалар (1 кг) һәм кушымчалар (1 нче сыйныф) юлдан-юлга күчерелми.
25. Кушма сүзләр кушылып языла.
26. Парлы сүзләр сызыкча аша языла.
27. Тезмә сүзләр аерым языла.
28. Унбердән унтугызга кадәр саннар кушылып языла.
29. Гарәп  цифрларыннан соң килгән кушымчалар алардан бераз аерыбрак языла: 2 нче, 6 лап, 11 дән алып 19 гача.
30. Рим цифрларыннан соң сызыкча да, кушымча да куелмый: IV том (укыла: дүртенче том), VI сыйныф, IX Б сыйныфы, Петр I.
31. Вакыт чиген белдергән саннар сызык аша языла: 1941 –1945 елларда Бөек Ватан сугышы була.
32. -ыр, -ер, -ырга, -ергә кушымчалары: а) ике яки өч иҗекләре фигыльләргә: коен-ыр, аптырат-ырга; б) тамырлары -р, -рт, -лт, -йт ка беткән бер иҗекле: бар-ырга, илт-ергә; в) [л] авазына беткән фигыльләрнең күбесенә: ал-ырга, кил-ергә, кал-ырга ялгана.
Искәрмә: көл-әргә, эл-әргә, үл-әргә, бүл-әргә.
33. Сыйфатның беренче иҗегенә [п] яки [м] авазлары өстәлеп артыклык дәрәжәсе ясалганда кисәкчәләр сызыкча аша языла: сап-сары, ямь-яшел, кып-кызыл, кап-кара.
34. Өр-, чем- кисәкчәләре сызыкча аша языла: өр-яңа, чем-кара.
35. Сүзнең беренче иҗеге белән уртаклыгы булмаган кисәкчәләр аерым языла: иң матуры, чалт аяз, дөм караңгы, чатнама суык, шыр тоз.
36. Да, дә, та, тә, гына, генә, уҡ, үк, ла, лә, ләбаса, бит, ич кисәкчәләре аерып языла: мәктәптә дә, килгән ләбаса. Искәрмә: берүк – рәвеш.
37. Һич кисәкчәсе юклык алмашлыгы ясаганда сорау алмашлыклары белән кушылып языла: һичбер, һичкайчан, һичничек, һичкем, һичкая.
38. Сүз ахырында килә торган -мы, -ме, -мени, -мыни, -дыр, -дер, -тыр, -тер, -чы, -че, -сана, -сәнә кисәкчәләре кушылып языла: укыдыңмыни, синмени, ерактыр, барчы, әйтсәнә, киләме.
39. Парлы ымлыклар, аваз ияртемнәре сызыкча аша языла: әлже-мөлже.
40. Аваз ияртемнәрендә ачык ишетелмәгән авазлар язуда күрсәтелми: тпру, тсс, прс-с-с, һм, мм.
41. Сүз һәм ижек ахырында килгәндә, ж хәрефе белдергән яңгырау тартык саңгыраулашып ишетелә: Минһаҗ, иҗтиһат, иҗтимагый, ихтыяҗ.
Әлеге югарыда тасвир ителгән алым проектның яңалыгы булып килергә дә хокуклы.
Йомгак.
Танылган психолог Д.Б. Эльконин: “... бала язарга өйрәнгәндә дә, диктант, инша язган чакта да язу процессын башкара. Ләкин һәр очракта аның үз алдына куйган бурычлары төрле була: беренче очракта – хәрефне дөрес язу, икенчесендә - сүзләрне (орфографик яктан) дөрес язу, өченчесендә - үз фикерен дөрес һәм ачык чагылдыру. Әмма һәр очракта да язу ысулларын дөрес башкармый торып төп бурычны үтәү мөмкин түгел,” – дип саный. 
Чыннан да, укучыны дөрес һәм матур, грамоталы язарга өйрәтү юлларының күптөрле икәнлеге проектта  чагылдырылды. Әгәр тел укытучысы проектта урын алган бурычларга, принципларга, методларга, алымнарга, күнегүләргә, кагыйдәләргә таянып эшләсә,  орфографик грамоталы ягьни язма сөйләмгә ия була алырлык шәхес тәрбияләү максатына ирешә ала. Ә бүгенге көн исә грамоталы шәхес тәрбияләүне беренче планга куя. Димәк, туган тел укытучылары җәмгытебезнең заказын үти алачак.
 
 
 
 
 
 
 
Категория: В методическую копилку | Добавил: cad_venera
Просмотров: 3227 | Загрузок: 102 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar
Вход на сайт
Поиск
Новости образования в Республике Башкортостан
  • Прогноз погоды
  • Яндекс.Погода

  • Сайт учителя татарского языка и литературы Садыковой Венеры Анваровны © 2024
    uCoz