Суббота, 27.04.2024, 10:42
Приветствую Вас Гость | RSS

Сайт Садыковой Венеры Анваровны/ Венера Әнвәр кызының шәхси сайты 

Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Главная » Файлы » Учителям » В методическую копилку

ӘДӘБИЯТ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ М. ҖӘЛИЛ ИҖАТЫН ӨЙРӘНҮ
01.02.2015, 23:53

ӘДӘБИЯТ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ  М. ҖӘЛИЛ ИҖАТЫН ӨЙРӘНҮ.

(Дим бистәсе 104 – нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Садыкова Венера Анваровнаның 2003 елның 21 февралендә БДПУда ясаган чыгышыннан)

 Хөрмәтле коллегалар, укытучылар, талиплар!

Иң беренче сүзне мин әдәбият программаларын күзәтүдән башлар идем. Программалар дип әйтүемнең сәбәбе шунда: без М.Җәлил иҗатын татар мәктәпләренең 5 нче сыйныфында М.Җәлилнең « Җырларым», «Ана бәйрәме», «Кызыл ромашкалар», 8 нче сыйныфта «Тик булса иде ирек», «Соңгы җыр», «Серле йомгак», «Сандугач һәм чишмә», 11 нче сыйныфта шигырьләре белән беррәттән «Алтынчәч» драматик поэмасы, «Хат ташучы» поэмасы һәм «Моабит дәфтәрләре» циклы өйрәнелә. Ә рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар әдәбиятын укыту программасында башлангыч сыйныфларда балалар өчен язылган «Көз җитте», «Күке» шигырьләре, ә ары таба аның 5 нче сыйныфта «Кызыл ромашкалар», «Чәчәкләр», 8 нче сыйныфта «Җырларым», «Бакчачы», «Иман», «Катыйльгә», 11 нче сыйныфта «Кошчык», «Дуска» шигырьләре тәкъдим ителә. Кыскача гына әйткәндә, программа нигезендә шигырьләрнең тематикасын билгеләү, шагыйрь иҗатында батырлык һәм хезмәт темаларының чагылышы, әдәбиятта, музыкада һәм сынлы сәнгатьтә М.Җәлил образын өйрәнү күздә тотыла. Әлеге күзәтүләр нәтиҗәсендә ирексездән М. Җәлил иҗатын 6, 7, 9, 10 сыйныфларда бөтенләй дә өйрәнелмәвенә игътибар ителә.

   Димәк, без  инде бирелгән сыйныфларда һәм 3-4 сәгать эчендә М.Җәлил образын һәм иҗатын озак вакытларга укучылар  хәтерендә сеңдереп калдырырга бурычлыбыз. Чөнки М.Җәлил , аның белән бергә  иҗат итүче каләмдәшләренең язмышлары, патриот-шагыйрьнең һәр шигыре – үзе ул тормыш дәреслеге. Ә бу һәрбер укытучыдан эзләнүләрне, иҗади эшләүне таләп итә.

Мин үзем рус мәктәбендә тел һәм әдәбият дәресләрен укытам. Башлангыч сыйныфларда  программа тәкъдим иткән шигырьләрдән тыш мин М.Җәлилнең эш-хезмәт, табигать, хайван-кошлар турындагы «Бакчада-өмәдә», «Әйдзгез, дуслар», «Алтын бөртекләр», «Чишмә җыры», «Куян», «Кошларны каршы алабыз» дигән шигырьләрен өйрәтүне дә максатка ярашлы дип табам.

Без нинди генә, татар һәм рус мәктәпләрендә укытсак та, М.Җәлил иҗатын аның ачы язмышыннан аерып өйрәнү мөмкин түгелдер ул. 791 тәүлек буена таш зинданда үлем җәзасы сагалап йөргәндә кешенең иҗат эше белән шөгыльләнүе үзе зур батырлык түгелмени ул? Нинди нык, сынмас рух һәм кыю йөрәк кирәк аның өчен!

Димәк, М.Җәлилнең концлагерь, төрмә шартларында да сөю-мәхәббәт, Ватан, ирек, хезмәт турында, хәтта юмористик шигырьләр тудыруы укучыларга патриотик тәрбия бирүдә беренче урынны алып тора.

Патриотик тәрбия бирү – шәхесне формалаштыруда катлаулы һәм дәвамлы эш. Яшь буында гаиләне, мәдәниятне, туган табигатьне, туган шәһәрне, туган авылны ихтирам итү, халыкны, аның традицияләрен, батырлыгын олылау кебек иң гүзәл хисләр тәрбияләү бүгенге көндә аеруча актуаль. Патриотизм – хезмәткә ихтирамлы булу, милеккә, мәдәнияткә, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт булдыру, Ватанны ярату кебек иҗ күркәм, иҗ  изге сыйфатларныҗ нигезе. Ул кешене бхетлерәк, көчлерәк, әхлакый яктан сафрак итә, халык бәхете өчен көрәшкә рухландыра.

Нәкъ шундый хис – сыйфатлар М.Җәлилне коточкыч шартларда да тугры йөрәкле шәхес итеп калырга ярдәм итә дә инде.

Әйе, беренчедән, бу максатка М.Җәлилнең шәхес батырлыгын балалар йөрәгенә җиткергәндә, икенчедән, тәкъдим ителгән шигырьләренә тулы анализ ясаганда гына ирешергә мөмкин.          

Категория: В методическую копилку | Добавил: cad_venera
Просмотров: 907 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar
Вход на сайт
Поиск
Новости образования в Республике Башкортостан
  • Прогноз погоды
  • Яндекс.Погода

  • Сайт учителя татарского языка и литературы Садыковой Венеры Анваровны © 2024
    uCoz