М. Җәлилнең иҗатына багышланган әдәби– музыкаль кичә.
“Муса Җәлил – һаман безнең арада”
(Башлангыч hәм урта сыйныфлар өчен.)
Төзүчесе: Уфа шәhәре М.Шаймуратов исемендәге 104 нче урта мәктәпнең татар теле hәм әдәбияты укытучысы САДЫКОВА ВЕНЕРА АНВАРОВНА.
Максат: Татар халкының патриот шагыйре Муса Җәлилнең әсәрләрен рус мәктәбендә пропагандалау, аның шигырьләренең бөеклеген дәлилләү; Туган илгә мәхәббәт тәрбияләү; Авыр чакларда бөгелеп төшмәскә, авырлыкларга бирешмәскә өндәү, ихтыяр көчен тәрбияләү өстендә эшне дәвам итү.
Сәхнә бизәлеше. Муса Җәлил портреты. Аның астына эре хәрефләр белән “Муса Җәлил һаман безнең арада” дигән язу эленә. Табигать күренеше төшкән декорация hәм 2 нче күренеш өчен төрмә декорациясе. Стенада
“Мин кабыздым җырда ялкын итеп,
Йөрәгем hәм антым кушканны,
Җырым белән дусны иркәләдем,
Җырым белән җиңдем дошманны” дип язылган плакат эленгән. Укучылар сөйләгән hәрбер шигырьгә эчтәлеккә туры килгән фонограмма(“минусовка”) куела. Кичә 45 минутка исәпләнгән.
Игътибарны җәлеп итүче тантаналы көй яңгырый. Сәхнәгә алып баручы чыга:
Мин кабыздым җырда ялкын итеп,
Йөрәгем hәм антым кушканны,
Җырым белән дусны иркәләдем,
Җырым белән җиңдем дошманны.
– Хәерле көн, дуслар! Бүген без герой-шагыйрь Муса Җәлилнең иҗатына багышланган әдәби – музыкаль кичәгә җыелдык, җайлап утырыгыз. Кичәбезне башлыйбыз. (пауза).
(Көй талгынлана. )
– Кышкы салкын көннәрнең берсендә,1906 елның 15 февралендә, иксез - чиксез Оренбург даларының Мостафа исемле татар авылында Мостафа абый белән Рәхимә апа гаиләсендә кечкенә Муса дөньяга килә.(Бала тавышы ишетелә.) Ул бик хәрәкәтчән, эш сөючән бала булып үсә. Абыйсы Ибраhимга ияреп, 6 яшендә үк укырга йөри башлый. Соңыннан шул күңелле вакытларны искә алып “Әлифба” шигырен дә яза.
(Кечкенә Муса (башлангыч сыйныф укучысы) көйли-көйли, Әлифба китабын култык астына кыстырып йөгереп чыга hәм “Әлифба”ны сөйли.)
Алып баручы. Муса туып-үскән авыл янында гаҗәеп матур урман җәелеп киткән. Кечкенә Муса анда hәрвакыт күке тавышын тыңларга яраткан. Күкенең моңлы тавышы хәтерендә калып, аңа “Күке” шигырен иҗат итәргә ярдәм иткән. Күке нигә моңлана икән? Тыңлап карыйк, әле.
(“Күке” шигырен бер кыз бала сөйли. Фонограммадан кошлар, күке тавышы ишетелә.)
Алып баручы. Мусаның дус малайлары, дус кызлары күп була. Алар вакытны бушка уздырмыйлар, hәрвакыт төрле уеннар уйныйлар. Әйдәгез, әле, шул уеннарның берсен карап үтик.
(М.Җәлилнең “Күрсәт, әле” шигырен җырлап-биеп, хәрәкәтләр белән сәхнәләштерәләр.)
Күрсәт әле.
М.Җәлил сүзләре Л.Хәмиди көе
(Балалар җырлый.)
1. – Күрсәт әле, Камали
Ничек утын яралар?
(Камали хәрәкәт белән күрсәтә.)
– Менә шулай, менә шулай
Шулай утын яралар.
(Укучылар күмәкләп кабатлыйлар.Уен ары таба шулай дәвам ителә.)
2. – Син әйт әле, Камали,
Кайдан утын алалар?
– Урманнардан, урманнардан
Барып кисеп алалар.
3. – Күрсәт әле, Кәримә,
Ничек чана шуалар?
– Менә шулай, менә шулай,
Шулай чана шуалар.
4. – Син әйт әле, Кәримә,
Ничек чаңгы шуалар?
– Чаңгы шуган яшь балалар,
Таза, матур булалар.
Алып баручы. (Авыл тормышы тавышы астында, талгын гына көй дә агыла.) Муса ишегалдындагы маэмайны да, өй эчендә хуҗабикәнең ышанычын яулаган песине дә үзенең дуслары дип санаган. Ул көчеге турында бик матур шигырь язган.
“Маэмай” шигыре сөйләнелә.
Маэмай
Муса Җәлил шигыре.
Минем бар бер маэмаем,
Кара борын Акбаем.
Күп йөгерә, күп өрә,
Күп ишетә, күп күрә.
Алып баручы. Ә менә аның песие нинди хәлгә тарыган, карап китегез, әле.
(“Карак песи” укучылар тарафыннан җырлый-җырлый сәхнәләштерелә.)
Карак песи.
М. Җәлил шигыре Җ. Фәйзи көе
1. Чоландагы ак майга
Ияләшкән күселәр.
Мин чоланга сакларга
Куштым ала песигә.
– Мияу-мияу, пескәем!
Барчы, зинhар, чоланга,
Майны сакла күседән,
Оясыннан чыгарма.
2. Песи күргәч, күселәр
Койрыкларын кыстылар;
Йөрмәделәр чабышып,
Ярыкларга постылар.
– Мияу-мияу, пескәем!
Колак салдың сүземә!
Каравылдан бушагач,
Сөт бирермен үзеңә.
3. Иртә белән майга дип
Керсәм, күзем акайды:
Явыз песи берүзе
Ялт иттергән ак майны!
– Мияу- мияу, пескәем!
Хыянәтче икәнсең,
Саклый торган маеңны
Үзең ашап беткәнсең!
Алып баручы. Муса Җәлил шулай ук Бакчачының да эшен күрә белгән. Аның тырыш хезмәте турында матур шигырь язган.
(“Бакчачы” шигырен урта сыйныф укучысы сөйли.)
Алып баручы. Шулай матур гына яшәп яткан чакта, уйнап, җырлап йөргәндә... (Пауза. “Священная война”көе яңгырый.) кинәт... дәhшәтле Бөек Ватан сугышы башлана. Фашистларның ач бүреләрдән дә явызрак икәне турында ул соңрак ачынып шигырь яза.(Шул арада икенче декорация куела.)
(“Бүреләр” шигырен 10 класс укучысы сөйли. Шигырь “Одинокий пастух” белән фонлаштырыла.)
Кешеләр сугыша, кан коя
Киселә меңнәрчә гомерләр
Төн буе улашып якында,
Иснәнеп йөриләр бүреләр.
Күпме кан, күпме яшь ат ите!
Ялтырый бүренең күзләре.
Бит моны төн буе атышып,
Тураган кешеләр үзләре.
Бүреләр башлыгы карт бүре,
Исереп кешеләр канына
Йөргәндә, сискәнеп туктады
Бер авыр яралы янына.
Яралы ыңраша, саташа,
Каенга терәп башкаен.
Кызганып егетне, җил белән
Тибрәнеп сыкрана ак каен.
Кызганып егетне, елыйлар
Миләүшә hәм лалә чәчәге.
Тәгәри үләнгә, чык түгел,
Гөлләрнең гөнаhсыз яшьләре.
Карт бүре егетне иснәде,
Аптырап күзенә карада.
hәм кинәт нидәндер сискәнеп,
Бер читкә тайпылды яралы.
Яралының зәгыфь сулышы
Бәрелде бүренең борнына.
Юк, бүре тимәде, сак кына
Борылып юнәлде юлына.
Таң белән килделәр кешеләр,
Күрделәр яралы егетне.
Яртылаш ул тайган исеннән,
Шулай да яшәве өметле.
Кешеләр егетнең тәненә
Кыздырып шомполлар бастылар.
Туйганчы җәфалап, соңыннан
Ялгыз ак каенга астылар.
Кешеләр сугыша, кан коя,
Киселә меңнәрчә гомерләр.
Төн буе улашып якында
Иснәнеп йөриләр бүреләр.
Бүреләр...
Аh, ләкин бүреләр
Бу кадәр үк ерткыч түгелләр.(1943)
Алып баручы. Муса Җәлил бик күп кешеләр кебек үзе теләп сугышка китә. Аны тормыш иптәше Әминә белән кызы Чулпан озатып кала. Шул турыда сагынып “Озату” шигырен яза.
“Озату”. (Фонга моңсу көй алына.)
Озату. (Муса Җәлил шигыре).
Яулыгымны яшькә манчыдым да,
Озатып калдым сине!
Мин еламыйм, бәгърем, син борчылма,
Мин елауны сөймим.
Боз тауларын җиңеп кайтасыңны
Беләм, җаным, беләм.
Мин озатам сине кайнар сөю,
Чын ышану белән.
Каршы килгән калын боз тауларын
Өмет белән җимер.
Кар-буранда калып туңсаң тагын,
Сөюем белән җылын!
Илгә булган җылы мәхәббәтең
Бозны эретер, җиңәр.
Ил төзүгә булган кайнар дәртең
Җилне эшкә җигәр.
Йөрәгемне өзеп биргән сыман
Озатып калдым сине.
Мин еламыйм, бәгърем, мин ышанам,
Син кайтырсың җиңеп.
Сугышта Муса Җәлил төрле явызлык, вәхшилек, аянычлы хәлләр күрә. hәм ул “Кызыл ромашкалар” шигырен яза. Тыңлап китик.
(“Кызыл ромашкалар”ны укучылар сәхнәләштерәләр.)
Муса Җәлил шигыре
Укучы кыз:
Иртәнге таң нурыннан
Уянды ромашкалар.
Елмаеп, хәл сорашып,
Күзгә-күз караштылар!
Назлады җил аларны,
Тибрәтеп ак чукларын,
Таң сипте өсләренә
Хуш исле саф чыкларын.
Чәчкәләр, кәефләнеп,
Җай гына селкенделәр.
hәм кинәт шунда гаҗәеп
Бер яңа хәл күрделәр.
Ерак түгел моңаеп
Утыра ромашка кызы,
Тик чуклары ак түгел,
Кан шикелле кып-кызыл.
Ромашкалар бар да ак,
Аерылмый бер-берсеннән,
Ничек болай берүзе
Ул кызылдан киенгән?
Барысы бергә:
Син, сеңелкәй,
Ник үзгәрдең? Нишләдең?
Нигә кызыл чукларың?
Нинди алсу төсләрең?
Кызыл ромашка:
Төнлә минем яныма
Ятып батыр сугышчы
Атты дошманнарына.
Ул берүзе сугышты
Унбиш укчыга каршы;
Чигенмәде, тик таңда
Яраланды кулбашы.
Аның батыр ал каны
Тамды минем чукларга,
Минем кызыл күлмәгем
Бик ошады Чулпанга.
Егет китте, мин калдым
Канын саклап чугымда,
Көн дә аны сагынып
Балкыйм мин таң нурында.
Алып баручы. 1942 елны М. Җәлил пленга эләгә. Дошманның нинди генә мыскыллауларына карамастан, ул бирешми, шигырьләр яза, “Моабит дәфтәрләре” н иҗат итә. Ул дәфтәрләр төрмәдән илебезгә бик күп еллар үткәч кенә әйләнеп кайта. Анда “Төн. Төрмә” шигыре дә була.
( Шигырьне өлкән сыйныф егете сөйли. Ул кулына каурый тоткан, кечкенә өстәл сыман нәрсәгә утырган, өстендә төрмә киеме. Бертуктаусыз богау, каравылчыларның аяк тавышлары ишетелә.)
Төрмә. ( Муса Җәлил шигыре)
Төн. Төрмә! Төн. Төрмә. Тирән тынлык
Бер тавыш юк бүлмә эчендә.
Тик тыштагы төнге часовойның
Аяк тавышы гына ишетелә.
Йокы килми, төрле уйлар килә,
Әнә анам, бала, сеңелләр,
Ә иркәмнең соңгы язган хатын
Тагын бер кат укыйм күңелдән.
“Хатларыңны алдым, җаным,
Рәхмәт сиңа, онытмыйсың әле иркәңне.
Өзелеп сагынам сине, өзелеп-өзелеп.
Кавышыр көннәр тагын җитәрме?” (Микрофонннан кыз укый.)
Мин шатланып сиңа кайтыр идем,
Иркем булса иде кулымда.
Булса иде билдә үткен кылыч
hәм алсу таң барыр юлымда.
Ачы тормыш җиле кире исте,
Кылыч та юк мин дә, мылтык та,
Ә йөрәгем әле hаман тибә -
Ишетәмен төнге тынлыкта.
Төн. Төрмә. Тирән тынлык.
Бер тавыш юк бүлмә эчендә.
Тик тыштагы төнге часовойның
Аяк тавышы гына ишетелә.
Алып баручы. 1944 елның 25 августында аны үтерәләр. Муса Җәлил үлде... Ләкин... аның җырлары мәңгелеккә күңелләрдә калды. Дуслар! Аның якты күңелен, сынмас рухын искә алып бер минут тын калыйк. (Тын калу.)
Алып баручы дәвам итә. Җәлил үлде. Ә ул һаман безнең арада. Шигырьләре, җырлары белән безнең арада. Аның шигырьләрен бүген төрле милләтләр укый бит.
(“Җырларым” шигырен башкорт, чуваш, мари, немец телләрендә берешәр строфаны сөйлиләр.)
- Без, җәлилчеләр, безнең өчен кан койган солдатлар җиңүе белән бүгенге көндә бәхетле яшибез.Дуслар! Шундый аяз күкле тыныч, матур тормышның кадерен белик.
(Барлык балалар да “Шаула, балачак” җырын җырлыйлар.)
Без тормышның hәрвакытта ямьле, шаулы балачак кебек, хәтта чишмә кебек чылтырап акканын телибез. (Туган ил турында җыр куела.)
Бүгенге кичәбез тәмам. Сезгә җәлилчеләр кебек көчле рух телибез. Сәламәт булыгыз, Туган илебез – Башкортстаныбызның кадерен белегез! Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт, сау булыгыз! |