Тема: Милли ашамлыклар. 2нче сыйныф өчен.
Максат: 1) укучыларны милли ашамлыклар атамалары белән таныштыру;
2) лексиканы истә калдыру, сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү;
3) Ш. Галиевның “Кунаклар” шигырен өйрәнү. Милли традицияләргә хөрмәт тәрбияләү.
Җиһаз: Компьютерда локаль бәйләнештә булган “Сәләт” студиясенең “Татар телен өйрәнәм” дискы, укучыларга таратып бирү өчен шигырь язылган битләр, пластилин, милли ашамлыклар төшерелгән күрсәтмә сурәтләр.
Дәрес планы:
I.1. Оештыру моменты.
2. Фонетик күнегү.
Эчтем, эчтем, су эчтем
Чәй эчмичә, су эчкәнгә
Бик авыртты шул эчем.
3. Сүзләр уены. (Укытучы укучыларга алдагы дәресләрдә үтелгән ашамлыклар лексикасы буенча сүзләрне русча әйтә һәм туп ыргыта, укучылар тупны тоткан вакытта сүзләрнең татарча тәрҗемәсен әйтәләр).
Хлеб, молоко, суп, каша, чай, соль, яйцо, ест, пьет.
II. Яңа тема.
1. Сүзлек эше.
Чәкчәк – чакчак
Бавырсак – бавырсак
Кош теле – хворост
Сумса – пирожок
Бәлеш – пирог
өчпочмак –треугольник
гөбәдия – губадия
коймак – оладьи, блин
кыстыбый – кыстыбый
2. Компьютер артында үзаллы кабатлатыла. (“Сәләт” дискасыннан лексиканы 3 минут кабатлау).
4. Лексиканы ныгыту өстендә эш.
Уен “Кем игътибарлы?”
Тактада сүзләр бирелгән, дөрес тәрҗемәсен табу.
Чәкчәк оладьи, блин
Бавырсак пирожок
Кош теле губадия
Сумса чакчак
Бәлеш треугольник
өчпочмак кыстыбый
гөбәдия хворост
коймак бавырсак
кыстыбый пирог
5. Дәфтәрләргә язу. Сүзләрнең дөрес вариантын дәфтәрләргә язып куела.
6.Ш. Галиевның “Кунаклар” шигырен өйрәнү.
Ш. Галиев “Кунаклар”
Без әзерлибез табын,
Китереп бөтен ягын;
Уртага куйдык чәчәк
Чәчәк янына чәкчәк.
Бавырсак һәм кош теле
Ризыклар төрле-төрле:
Сумса, бәлеш, өчпочмак
Гөбәдия һәм коймак.
Һәркемгә чыгар өлеш:
Бар кыстыбый һәм бәлеш!
Җитешегез, кунаклар!
Кыстатмагыз, кунаклар!
Өйгә кайтып китәргә
Ашыкмагыз, кунаклар!
Безнең осталыкка соң
Ышанмыйсың әллә син?
Үзебез ясадык, дим,
Пластилиннан һәммәсен!
III.“Кунакка чакыру” уены. Вак моториканы үстерү һәм диалогик сйләмне үстерү, милли традицияләргә ихтирам уяту.
Шигырь өстендә эшне тәмамлагач, уучылар пластилиннан әлеге милли ашамлыкларны эшлиләр һәм бер-берсен кунакка чакырып, уйныйлар, кыстыйлар. Уен барышында “ашагыз”, “ашыгыз тәмле булсын!”, “тәмле”, “кыстатма” кебек сүзләр кулланыла.
IV. Йомгаклау.
V.Өй эше. Шигырьне сәнгатьле итеп укырга өйрәнеп килергә, теләк буенча ятларга да мөмкин.
|