Тема: «Карга боткасы» бәйрәме. 3нче сыйныф. (2006)
Максат: татар-башкорт халкының йола бәйрәме «Карга боткасы» бәйрәмен өйрәнү; йола-бәйрәмнәр, туган якта кышлаучы, җылы якка очып китүче кошлар турында белгәннәргә нигезләнеп әңгәмә кору, текст белән эшләү, укучыларга практик күнекмәләр бирү.
Кошларга карата сакчыл караш, халкыбызның йола-бәйрәмнәренә карата кызыксыну, хөрмәт тәрбияләү.
Җиһаз: «Карга боткасы» бәйрәменә иллюстрация; сүзлек өчен терәк сүзләр; фон өчен тыныч музыка; кошлар тавышы яздырылган язма; магнитофон; ишетеп аңлау өчен( хәтер үстерү өчен) тасмага яздырылган язма; лото өчен җиһазлар; агач ботагы; тасмалар.
План: 1.Оештыру моменты:
-Исәнләшү.
-Дәрес максатын әйтү (тактада сораулар рәвешендә язылган).
- Фонетик күнегү.
2. Үткән дәрестә алганнарны системалаштыру:
-Ишетеп аңлау өчен күнегү.
3.Яңа тема:
-Сүзлек эше.
-Китап белән эш.
-Эчтәлек буенча әңгәмә.
4. Күзләргә гимнастика.
5. Алган белемнәрне ныгыту.
-«Карга туе»на кунакка бару.
-Уеннар уйнау:- «Парларны тап»уены;
-«Тапкырлар бәйгесе» уены.
-Төркемнәрдә лото уены.
-Җыр бәйгесе.
-«Ботка ашау».
6. Бәяләү.
- Күчтәнәчләр тарату.
- Өй эше алу.
7. Йомгаклау:
-Теләкләр теләп, агачка тасмалар элү.
Дәрес барышы:
1. Исәнләшү.
- Исәнмесез, балалар!
Хәерле иртә, укучылар!
Тирә-юньдәгеләргә дә, табигатькә дә хәерле иртә телик! Минем арттан кабатлап барыгыз.
Хәерле иртә, агачлар!
Хәерле иртә, кошлар!
Хәерле иртә, табигать!
Хәерле иртә, дуслар!
Хәерле иртә, кунаклар!
-Укучылар! Бүгенге дәрескә мин Уфа шәһәренең Дим районыннан килдем. Минем дә сезнең кебек акыллы, кыю, уңган укучыларым бар. Алар 104 нче мәктәптә укыйлар. Минем исемем Венера Анваровна.
2. Максатка чыгу.
(Магнитофон язмасыннан кара каргалар тавышы ишетелә. Укытучы дәвам итә.) - Чу, нинди кошлар тавышы бу? (Кара каргалар тавышы.)
-Кара каргалар кайчан кайта? (Яз җитү белән, март аенда һ.б.)
-Сез кара каргалар тавышын ишеттегезме әле?
-Ә мин ишеттем. 16 мартлар тирәсендә.
-Әле күптән түгел генә кар ята иде, кошлар кайту белән ул эри башлады. Кошлар безгә яз алып кайтты. Кошлар кайткан вакытта, ә бигрәк тә кара каргалар кайтуына элек-электән ук халкыбыз йола бәйрәмнәре үткәргән.
-Ни өчен нәкъ кара каргалар хөрмәтенә бәйрәм үткәрелде икән? (Сораулар тактага язылган була.) Кем белә?
-Ярый. Дәрес азагында бу сорауга тагын әйләнеп кайтырбыз әле.
-Кара каргалар хөрмәтенә үткәрелгән бәйрәм ничек дип аталган?
-Ә ничек үткәргәннәр ул бәйрәмне?
-Нәкъ шуны белү өчен без сезнең белән укырбыз, сөйләрбез, җырларбыз, мәкальләр әйтешербез, уйнарбыз. Кыскасы, бәйрәмдә нишләгәннәр, без дә шуны эшләрбез. Димәк, бүген безнең гади дәрес түгел, ә бәйрәм-дәрес.
Бәйрәм дәресне башларга әзерсезме?
Бәйрәм уртасында булыгыз, сезне бәйрәм күчтәнәчләре көтә.
3. Тел шомарту.
- Укучылар, туган ягыбызга яз җиткәч, нинди кошлар кайта? (Кара каргалар, сыерчык, торна, карлыгач, аккошлар һ.б.)
-Әйдәгез, без дә кошлар телендә сөйләшеп карыйк әле.
« Карр, карр! Ашарга барр, барр»,- ди карга.( Балалар кабатлыйлар.)
«Фьють, фьють»,- ди сыерчык.
«Торрыйк, торрыйк»,- ди торналар.
«Тук-тук»,- ди тукылдавык, безнең якларда кышлаучы тукран.
«Чыррыйк, чыррыйк»,- дип, кушыла чыпчык.
Укытучы:
-Кара каргалар, алар артыннан башка кошлар да кайталар. Дөнья ямьләнә. Агачлар яфраклар ярырга хәзерләнә. Таулар, урманнар кардан арчыла.Димәк, балалар, нинди ел вакыты җитте? (Яз.)
2. Тыңлап (ишетеп) аңлау өстендә эш.
1.Ә хәзер магнитофон тасмасыннан җөмләләр тыңлап карыйк әле.Парларга нинди сүз өстәлгән икән?
Яз җитте. – Ямьле яз җитте.
Кара каргалар кайтты. – Туган ягыбызга кара каргалар кайтты.
Элек «Карга боткасы» бәйрәмнәре үткәргәннәр. – Элек кара каргалар хөрмәтенә «Карга боткасы» бәйрәме үткәргәннәр.
3.Текст өстендә эш.
1. Сүзлек эше.
Укучылар, «Карга боткасы» бәйрәме турындагы белешмәне укыр алдыннан түбәндәге сүзләрнең тәрҗемәсен белү урынлы булыр:
- элек – раньше
- хөрмәтенә – в честь
- ясаганнар – здесь: проводили
- халык – народ
- алып бар – принеси с собой
- ботка – каша.
- Кайсы сүзнең тәрҗемәсен белә идегез? Яхшы. Ары таба сүзләрнең тәрҗемәсен истә калдырырга тырышырбыз.
2. Текстны укытучының үрнәк укуы.
Хәзер «Карга боткасы» бәйрәме турында текст укырбыз. Китапларыгыз-ның ( Ф.Ю. Юсупов, В.З.Гарифуллин, Л.К.Новикова. Татар теле.3. – Казан; «Мәгариф», 1999) 187 нче битен ачабыз, мин укыйм, ә сез карап барырсыз. Бәйрәм дә һәрбер кеше осталыгын күрсәткән, сез дә үзегезнең уку осталыгын күрсәтегез, әле.
(Укытучы укый, укучылар карап баралар.)
3. Укучыларның текст укуы.
- Текст аңлашылдымы? Сорауларыгыз бармы? Аңлашылмаган сүзләр? Ә хәзер кем безгә оста итеп укып күрсәтер? Мин бәйрәмдәгечә «Осталар бәйге-се» игълан итәм.
Берничә укучы текстны укып чыга. (Укытучы балаларны дәртләндерү максатыннан мактап бара.)
4. Текст буенча сорауларга җавап бирү. Укучыларның текст эчтәлеген аңлау-аңламау дәрәҗәсен билгеләү, эчтәлек өстендә эш.
Текст буенча сорауларга җавап биреп карыйк, әле.
- «Карга боткасын» кайчан пешергәннәр?
-« Карга боткасын» ни өчен пешергәннәр?
Файдалы материал. Туган як белән бәйләнеш.
Әйе, халык каргалар канатларында язны алып кайта, дип уйлаганнар. Ә аннан тыш, яз хәбәре алып килүче каргалар авыл хуҗалыгы өчен күп файда китерәләр. 1 карга җәен 8 меңгә кадәр бөҗәкне ашый. Бер өер карга чама белән 6 га басуны бөҗәкләрдән чистарта. Димәк, кара каргалар нинди кош? (Файдалы.) Шулай ук, башка кошлар да бик файдалы. Шуңа күрә, кошларга карата без ничек карарга тиеш? ( Сакларга, таш атмаска һ.б.) Чыннан да, бу шулай. Шуңа да безнең Башкортстаныбызда, Рәсәйдә, белүегезчә, тирә-як мөхитне саклауга зур игътибар бирелә. Сез үзегез дә нинди эшләр башкарасыз? (Кошларга оялар ясыйбыз, кыш көне тагараклар эленә һ.б.)
-Бу бәйрәмдә балалар нишләгәннәр?
Балалар шулай ук күчтәнәч җыйганнар. Халык нәрсәсе бар, ярмамы, күкәйме, сөтме - барсын да биргән. Ярмаларны менә шундый казанга салып пешер-гәннәр. Менә рәсемдә әби ботка пешерә.
-Балалар ботка пешкәнче нишләгәннәр?
-Кешеләр кайтып киткәндә кара каргаларга нәрсә калдырганнар?
-Сез тагын нинди йолалар беләсез?
5. Күзләргә гимнастика.
Без укыдык. Безнең күзләр арыды. Ял бирик күзләребезгә.
а) Урындыкка иркенләп утырыгыз. Күзләрегезне йомыгыз, хәзер нык итеп йомыгыз. Ачыгыз. ( 4 тапкыр кабатланыла.)
б) Утырган килеш, кулларны билләрегезгә куегыз, башны борып, уң терсәгегезгә, аннан сул терсәгегезгә карагыз. ( 4-5 тап.)
в) Күзләрне йомабыз.Уңга, сулга, өскә, аска йөртәбез. ( 4-5 тап.)
6. Көтелмәгәнлек ситуациясе тудыру. (Ситуация неожиданности, удивления).
Соңгы күнегүне эшләгәндә укытучы сөйли:
1.- Кара каргаларның очып килгәнен күз алдына китерегез. ( Магнитофон язмасыннан кошлар тавышы ишетелә.) Хәзер без урманга карга туена барабыз. Шуны күз алдына китерегез, әле. ( Шул арада укытучы алъяпкыч, яулык бәйли.)
- Күзләрне ачтык.
- Мин – Ак әби. Мин ботка пешерергә куям. Ботканы нәрсәдән пешерәбез? Әйе, менә ярма, казан. Казанга ярма, су салабыз. Ботка пешә торсын, ә без сезнең белән нишлибез? ( Уеннар уйный торабыз, җырлар җырлыйбыз, һ.б.)
Практик күнекмәләр булдыру өстендә эш.
Уеннар уйнап алыйк, әле.
Эреп бетмәгән кар өстендә кошлар эз калдырган кебек без дә ак кәгазьдә үзебезнең эзләрне калдырыйк, әле. Бүген ничәсе? Атнаның нинди көне? Исегездә калдырыгыз, чөнки бүген без дә бәйрәм-дәрес. ( Дәфтәрегезгә язып куегыз.)
2.Тактага карагыз, әле. Каргалар эз бутаган кебек, тактада да язулар буталып беткән. Дөреслик, әле.
- Пришла весна. а)Халык бәйрәм итә.
б) Птицы прилетели и вьют гнезда. б)Яз килде.
- Народ празднует. в) Кошлар очып килделәр һәм оя коралар.
Укытучы:
3.- Әлеге җөмләләрне ак кәгазьгә теркәп куябызмы? ( Язып кую.)
4. «Карга боткасы» бәйрәмендә уеннар уйнауны дәвам итәбез. «Тапкырлар бәйгесен» игълан итәм. Халык әйтемнәрен мин башлыйм, ә сез дәвам итегез:
- Язның бер көне, … .
-Ни чәчсәң, … .
-Бер карлыгач, … .
Әлеге мәкальләрне ничек аңлыйсыз?
5.Төркемнәрдә эш.
Без бик күп нәрсәләр беләбез, ә хәзер уеннарны төркемнәрдә дәвам итик, әле. Мин сезгә лото уенын тәкъдим итәм.
1 төркем. Башкортстанга язын җылы яктан очып кайтучы кошларның тәрҗемәсен дөрес итеп табыгыз. (аккош, кыр үрдәге, карлыгач, кара карга, торна).
2 төркем. Башкортстанда кышлаучы кошларның тәрҗемәсен табыгыз.(саескан, тукран, песнәк, күгәрчен, чыпчык).
3 төркем. Башкортстанда язын үткәрелә торган йола бәйрәмнәрен билгеләгез.(«Нәурүз», Сабантуй, «Карга боткасы», Нардуган, Кәккүк чәе).
(Һәрбер төркем җавап биргәч, тактада язылган сорауларның берсенә җавап бирәләр. 1 төркемгә 1 нче, 2 төркемгә 2 нче, 3 төркемгә 3 нче сораулар бирелә).
6. Бәйрәм булгач, җырсыз – такмаксыз буламыни? Яз турында нинди җыр беләсез?
7.1.Менә безнең ботка да пеште. Күчтәнәчләр белән чәй эчеп алыйк, ботка ашарга кирәк. Миннән сезгә күчтәнәч итеп, бүгенге дәрес өчен билгеләр таратам.
Рефлексия.
Дәрестә алган белемгә таянып, укучылар укытучы сорауларына җавап бирә тора, агачка тасма элә.
- Безнең дә эш тәмамланып килә, дәрестә нәрсә турында сөйләштек? Нинди яңалыклар белдек? Дәрес кайсы ягы белән сезгә ошады, ошамады?
- Элек халык « Карга боткасын» пешергәч, ашап бетермәгән, ә төрле теләкләр теләп, агач төпләренә, яланга сипкәннәр. Тәмам кайтып киткәндә, теләкләре кабул булсын, дип, яланда үскән агач ботагына тасмалар, яулыклар бәйләгәнәр. Укучылар, сезнең дә теләкләрегез бар бит. Әйдәгез, без дә аларны теләп, агач ботагына тасмалар элик. (Укучылар тасмалар эләләр.)
2. Өй эше бирү.
Минем сезгә тагын бер күчтәнәчем бар: мин таратып биргән текст буенча тест сорауларына җавап биреп килегез.
3. Саубуллашу.
Шулай эштә дә, ашта да һәрвакыт уңган булыгыз.
Ә мин теләгемне барыгызга да кычкырып әйтәсе килә: бүгенге дәрес өчен сезгә рәхмәт, “4”ле, “5”ле билгеләренә генә укыгыз,тәртипле булыгыз, табигатебезне саклыйк, кошларны кыерсытмыйк, аларга ярдәм итик.
Дәрес тәмам. Сау булыгыз.
|