Вторник, 30.04.2024, 00:38
Приветствую Вас Гость | RSS

Сайт Садыковой Венеры Анваровны/ Венера Әнвәр кызының шәхси сайты 

Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Главная » Файлы » Учителям » Презентации

Халыкны хәтер яшәтә.
21.01.2016, 23:07

Автор: Садыкова Венера Анваровна, Уфа шәһәренең М.Шаймуратов исемендәге 104нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Тема: Халыкны хәтер яшәтә.

Максат: Укучыларда гореф-гадәтләргә, гаилә традициялә­ренә, ядкарьләренә кызыксыну уяту; буыннар бәйләнеше, исем-фамилияләр, аларның килеп чыгышы, әһәмияте турында күзаллауны тирәнәйтү; үз гаиләң, милләтең белән горурлану хислә­ре, халкыбызның үткәненә, өлкәннәргә ихтирам, хөрмәт

тәрбияләү.

Класс сәгате барышы:

I. Актуальләштерү. Класста психологик уңай халәт тудыру.

-Исәнмесез, укучылар. Хәерле иртә, килгән кунаклар. Барыгызга да яхшы кәеф , көннәрегезнең имин үтүен теләп сыйныф сәгатебезне башлыйбыз.

II. Уку мәсьәләсе кую.

Онытма син!

Хәтерләүдән курыкма син!

Үткәнеңне онытма син!

Бел син ерак бабайларның

ничек итеп көн иткәнен,

ни иккәнен, ни чиккәнен,

нинди уйлар, нинди моңнар

безгә калдырып киткәнен.

Исеңдә тот, аларның син

сугышларда кан түккәнен,

Туган җирнең иреге өчен,

зинданнарда интеккәнен...

Һәр карыш җир сугарылган

шәһит җаннар каннарында.

Үткән яулар шәүләсе бар

Туган якның таңнарында.

һәр нигезнең, һәр авылның,

һәр каланың үткәне бар...

Гыйбрәт алырлык мирасның

калганы бар, киткәне бар...

Горур сүз әйт, сорасалар:

ни кавемнән? Нинди җирдән?

Киләчәккә аек карар

үз тарихын анык белгән!

Хәтерләүдән курыкма син!

Ил үткәнен онытма син!

Равил Фәйзуллин

Болгар безнең бабаларыбызның туган җире, шушы туган җир, туган телебез һәм динебезне саклап калу безнең изге бурыч.

Ачык булса, күңел капкалары,

Үткәннәргә һәрчак юл бар ла.

Мең ел кичеп гүя, ак теплоход

Килеп җитте менә Болгарга.

Татар халкы – зур тарихлы халык. Аның бай әдәби мирасы бар. Илһам очышы югары, сәнгатьле, нәфис әсәрләр тудыра алган әдәбият кына тарихта кала, яши, халыкка хезмәт итә, аңа рухи көч, тәрбия бирә.

Укучылар, сез барыгыз да Розалия Солтангәрәеваны беләсездер инде. Ул халык комарткыларын җыючы галимә. Бервакыт ул менә нинди вакыйгага тарый. Тыңлыйбыз. Дәүләкән районының Дүртөйле авылында яшәгән аксакал бик дәртләнеп үткән авыл тарихы турында сөйләп утырганда кинәт, күз яшьләре аша “Кемдер утка якты бит. Гарьлеге ни тора, ә намуска тиде – сурып ала торган чүп түгел. Бабам инде күптән гүр иясе инде, ә аның намусына тигән чүбе миндә казалып йөри кебек...” - дип әйтеп сала.

- Укучылар, гарьлек булырлык, күзләрдән яшь китерерлек нәрсәне утка яктылар икән? (шәҗәрәне)

Укучылар, ә ни өчен бабайның күзе яшьләнә? Нинди намуска тигән чүп турында сүз бара икән? (намус, воҗдан газабы, үкенү хисе, үткән белән бәйләнешнең югалуы.)

- Димәк, укучылар, бабай үзенең тарихта эзе калмавына бик тә гарьләнә.

-“Халыкны хәтер яшәтә” бу юллар аша сез нәрсә аңлыйсыз? (Хәтер булмаса, тарих та, тел дә, халык та югала). Әйе, бүгенге класс сәгатендә без сезнең белән һәрберебезнең дә бүгенге тарихта эзе булуы турында сөйләшербез.

III. Уку мәсьәләсен чишү.

1нче бирем:

-Нәрсә ул тарих? Тарихны өйрәнү ни өчен кирәк ?

-Әйе , безнең тамырларыбыз бик еракка барып тоташа. Һәрбер кеше үз халкының тарихын белергә , аның белән кызыксынырга тиеш. ”Үткәннәрне белеп гыйбрәт ал!”- ди халык. Тарихны белү , бүгенгебезгә , киләчәгебезгә дөрес итеп карау , алдагы көннәрдә ялгышларны кабатламас өчен кирәк. Ә без халкыбызның үткәнен каян белә алабыз? (шәҗәрәләребездән, тарихи әсәрләрдән , тарих дәреслекләреннән )

Безнең халкыбыз үзенең тарихын өйрәнүне, үзенең нәсел җебенең буыннан-буынга дәвам итүен – төп бурычы дип санаган.

2нче бирем

Шәҗәрә? (Нәсел агачы. Тамырлар. Нәсел җебе.)

Европада – хроника

Рус халкында – летопись

Төрки халыкларда -тәүарих

Шәҗәрәне дә шулар арасына кертеп карыйлар.

-Нәсел агачы гаилә өчен нинди кәгазь? (Төп. Изге)

- Кеше тормышында шәҗәрә нинди роль уйнаган? (Мөһим. Шәҗәрәне югалту – зур гарьлек, хурлык саналган. “Ул бит нәселсез”, - дип әйтү иң зур кимсетү булган. Шуңа да нәсел агачын буыннан-буынга бирү, аның гореф-гадәтләрен белү зарури булган.

- Нәсел агачында нинди фактлар язылырга тиеш булган? (исеме, фамилиясе, шәрифе. Туган-үлгән еллары. Туган урыннары.)

. «Илен белмәгән — игелек­сез, халкын белмәгән — холыксыз, нәселен белмәгән — нәсәпсез», - дип халык юкка гына әйтмәгән.

«Адәм баласына үзенең 7 буын бабасын белү фарыз, дигәннәр бо­рынгылар. Шул вакытта гына кеше туган иленең, туган төбәгенең, туган йортының, үз халкының чыгышын белә. Шуның өчен дә без бүген ба­лаларга үз шәҗәрәләренең тари­хын, туган авылының үткәнен белү, өйрәнү, туган төбәкнең тарихи урын­нарын белү кирәк, дибез.

- Сез нәсел шәҗәрәгезне беләсезме?

  • Әйе, шәҗәрәләр безгә бабаларыбызның үткән юлын, чал тарихын сөйли. Шәҗәрәңне, нәсел агачыңны белү, эзләү — барыбызның да изге бурычы. Димәк без үзебезнең нәсел агачыбызны һәм 7 буын бабалары­бызны белергә тиеш. Алар белән го­рурланырга тиешбез.

3нче бирем

-Сез үзегезнең нәсел агачыгызны беләсезме?

-Сезнең нәселегездә нинди күренекле кешеләр бар?

- Сезнең нәселегездә нинди һөнәр ияләре бар?

Сезнең нәсел кешеләре нинди тарихи вакыйгаларда катнашкан?

- Ничә буын кешеләрен беләбез? Димәк, тарихны беләбез дип әйтә алабызмы? Безгә өйрәнү өчен нәрсә комачау итә?

Димәк, шәҗәрәнең төп чыганагы - гаилә, әти-әниләр, әби-бабайлар. Без хәзер сезнең белән нәсел агачының, ягъни шәҗәрәнең иң гади бер өлешен төзергә тырышырбыз.(Т. Биктимированың "Минем шәҗәрәм"15 бит. )

(слайд 7. Туган як күренеше.)

Туган-тумачаңны, нәсел-нәсәбеңне белмичә, туган җиреңнең, туган илеңнең үткәнен, туган халкыңның тарихын белеп булмый. Шәҗә­рәләр безгә халкыбызның үткән юлын, чал тарихын сөйли. Шәҗәрә­не, ягъни нәсел агачыңны белү, эзләү - сезнең дә игелекле бер эшегез булыр.

Үзбәя.

4нче бирем

  • минем кулларымда - чәчәк бәйләме. Анда төрле төстәге кашкарыйлар, роза һәм лалә чәчәкләре. Укучылар, без шушы букетны шартлы рәвештә туган җиребез дип карасак, һәрбер чәчәк бер милләтне хәтерләтер. Букет зуррак булган саен матуррак. Һәр чәчәкнең таҗы – ул гаиләләр. Әгәр таҗларны өзсәк, чәчәк матур булырмы? ( Чәчәк китек, ямьсез була. Шулай тарих – ил тарихы да тулы булмый).
  • Ничек аңлыйсыз?

1. “Тамчыдан күл җыела” дигәнне ничек аңлыйсыз? (Без илнең бер тамчысы- бер бөртеге)

2.“Үткәнебез ал да гөл түгел, тик аңа тел тидерү – мәгънәсезлек. Ә менә аны өйрәнү кирәк”.

М.Горький

3.“Без тарихта эзлебез”.

Г.Тукай

4.“Үткәннәргә игътибар – мәдәнилекне кыргыйлыктан аерып торучы сыйфат ул”.

А.С.Пушкин

5.“Дөньяда сүземез бар – үземез юк”.

Акмулла

6.Үткәне юкның киләчәге юк. Мәкаль

 

5нче бирем:

М. Кәримнең шәҗәрәсен карау һәм фикерләрегезне белдерү.

6нчы бирем

Дөрес итеп шәҗәрә төзеп карау- тамыр нигездә. (такта алдында)

IV.Рефлексия.

Класс сәгатендә нәрсә турында сөйләштек? Нинди сабак алдык?

-Безгә үткәнебезне белергә кирәк . Чөнки үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк. Без үткәннәрдән гыйбрәт алып яшәргә , кабат ялгышлыклар эшләмәскә тиешбез .

Чыктык тарих төпкеленнəн,

Чыктык исəн ут көленнəн.

Ямьнəр өстəп дөньясына,

Алда гомер буласына

Тагын өмет ит əле,

Без татарлар бит əле!

(Марат Кəримов)

  • Балалар, сезнең 7 бабагызны эзләп табу игелекле бер эш булды. Кемнәрне игелекле кешеләр дибез соң без? (ата-аналарын, милләтен, борынгыларның изге гамәлләрен ка­дерләп яшәгән кешеләрне)
  • Вакыт чаба. Яңадан-яңа буыннар җиргә килә тора. Буыннарны оныт­мыйк, һәрчак истә тотыйк, алар белән горурланыйк. Туган җиребез­не, илебезне, авылыбызны оныт­мыйк.
  • “Үткәнебез ал да гөл түгел, тик аңа тел тидерү – мәгънәсезлек. Ә менә аны өйрәнү кирәк”.
  • М.Горький
  • “Без тарихта эзлебез”.

Г.Тукай

  • “Үткәннәргә игътибар – мәдәнилекне кыргыйлыктан аерып торучы сыйфат ул”.

А.С.Пушкин

  • “Дөньяда сүземез бар – үземез юк”.

Акмулла

  • Үткәне юкның киләчәге юк.

Мәкаль

Әдхәт Синугылның “Борынгылар чишмәсе” шигыре

Үткәннәр бит үткән көннәр инде,

Бүгенге көн кыйммәт гел, дибез.

Бүгенге көн дә бит, бер уйласаң,

Үткән көнгә кайтыр көнебез.

Нәрсә ул көн... Тарих битләрендә

Еллар... Эраларга тиң түгел.

Гасырлардан гасыргача бит

Кеше гомере дә бер мизгел.

Мизгел өчен көрәш кайный җирдә

Мирас кала буын-буыннан...

Борынгылар гомер хәзинәсе

Ата-бабалардан, борыннан.

Борынгыдан мәхрүм торып калмыйк,

Чөеп булмас юкса борынны,

Борынгыны ялгыйк бүгенгә без,

Бүгенгедәй затлы борынгы.

Борынгыга кайта-кайта яшик,

Чишмә башы шуннан башлана.

Борынгылар чишмәсен корытсак,

Барын кирәк юктан башларга...

Әнә шулай китап сөйли безгә:

Тарих бар ул , тарих исән.

Шул тарихтан гыйбрәт алып яшик ,

Газиз милләтебез исән булсын дисәк ,

Данлы булсын дисәк.

 

Категория: Презентации | Добавил: cad_venera | Теги: туган тел, шәҗәрә, халык, хәтер
Просмотров: 2603 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar
Вход на сайт
Поиск
Новости образования в Республике Башкортостан
  • Прогноз погоды
  • Яндекс.Погода

  • Сайт учителя татарского языка и литературы Садыковой Венеры Анваровны © 2024
    uCoz