Понедельник, 29.04.2024, 23:57
Приветствую Вас Гость | RSS

Сайт Садыковой Венеры Анваровны/ Венера Әнвәр кызының шәхси сайты 

Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Главная » Файлы » Учителям » Презентации

Алтын җирдән табыла, белем – китаптан.
21.01.2017, 20:58

 

Тема: Алтын җирдән табыла, белем – китаптан.

Максат.

1.Балаларда китап укырга омтылыш уяту.

2.Китапны дөрес сайларга, аны дөрес укырга,аннан нәтиҗә ясарга өйрәнү.

3.Китапларга сакчыл караш, аларны дөрес куллана белергә өйрәтү.

Класс сәгатенең барышы:

1. Оештыру.

2. Уку бурычын кую.

Укучылар, мин сезгә “Бикбатыр” дигән әкият укып ишеттерәм. Сез ничек дәвам итер идегез. Игътибар белән тыңлап утырыгыз.

Борын – борын заманнарда яшәгән, ди, явыз сихерче. Үзе кешеләрдән бик көнләшә икән. Шуңа күрә ул кешеләрдән читтә - Каратауда яшәгән. Кешеләр укырга, язарга өйрәнгәннәр, китаплар бастыра башлаганнар.Явыз сихерче кешеләрдән көнләшеп, китапларны һәм китап баса белүче бердәнбер останы урлаган да җиде кат җир астына яшереп куйган. Кешеләр аларны коткарырга тырышып караганнар, ләкин явыз сихерчене җиңә алмаганнар.

Сихерче яшәгән Каратаудан ерак түгел бер авылда гаҗәеп малай булган. Аңа батыр булганы , бернидән дә курыкмаганы өчен Бикбатыр дигән исем биргәннәр. Ул явыз сихерче турында ишетеп үскән. Уналты яше тулуга, әти - әнисеннән фатиха алып, китапларны коткарырга Каратауга юнәлгән. Бара торгач, әлеге тауга менеп, сихерче белән сугышкан. Ләкин ул батыр булса да, җиңелгән.

-Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, Бикбатыр сихерчедән нилектән җиңелгән икән? (Чөнки сихерче, үзе урлаган китапларны укып, күп акыл туплаган икән. )

  • Әкият “Бикбатыр” дип атала. Ничек итеп ул сихерчене җиңгән икән? Дәвам итеп карагыз, әле.
  • Әкиятнең чын дәвамы менә болай:

Бикбатыр үзенең җиңелүеннән бик гарьләнгән. Шул гарьлегеннән өенә дә кайтмыйча, урманга киткән. Йөри торгач адашкан. Озак йөргән ул шулай. Берзаман ул бәләкәй генә йорт янына килеп чыккан. Тәрәзәсеннән ут балкый икән. Өйгә керсә, түшәктә ятучы бер картны күргән. Аның янында бик зур китап булган. Бабайның исеме Акылбай икән. Ул Бикбатырның нишләп йөрүен сораган, аның китапларны коткарырга тырышып йөрүен белгәч, бик сөенгән.

  • Беләге юан берне егар, белеме булган меңне егар, улым. Мин сиңа шушы китаптагы барлык акыл – белемне дә бирермен, - дигән.

Бикбатыр, бабайдан өч ел белем алгач, яңадан Каратауга киткән. Анда әлеге сихерчене акыл һәм белем ярдәмендә җиңеп, китапларны коткарган һәм кешеләрне азат иткән.

Бикбатыр хәзер дә үз авылында яши, анда балаларга бабайдан алган белемнәрен бирә икән.

-Сезгә әкият ошадымы? Ә нәрсәсе белән? Димәк, Бикбатыр сихерчене көч ярдәмендә җиңә алмагач, нәрсә ярдәмендә җиңә алган икән?

Нәкъ шушы әкиятнең эчтәлегенә туры китерерлек “Алтын җирдән табыла, акыл – китаптан” дигән мәкаль белән без класс сәгатенең темасын билгеләрбез.

3. Уку бурычын чишү.

1нче бирем:

-Нәрсә соң ул китап? (Кәгазь битләренә язылган текстларның бергә тупланмасы.)

2нче бирем:

-Балалар, элек нинди китаплар булды икән? Сез нәрсәләр беләсез?

-Борынгы заманнарда исәп – хисап алып бару өчен, ташка, агачка, күнгә, сөяккә, төрле тукымаларга, тузларга язганнар, тамга салганнар.

-Ә нәрсә белән язганнар дип уйлыйсыз?

-Каз канаты, очлы таякчык белән.

-Төрле илдә төрле материалга язганнар. Борынгы Мисырда – үсемлектән ясалган папируска, греклар терлек тиресеннән ясалган пергамент дип аталган материалга язганнар. Пергамент дип Пергама шәһәре хөрмәтенә атаганнар. Ләкин бер китап әзерләнү өчен бер көтү терлек тиресе кирәк булган. Кешелек җәмгыяте алга барган саен, язу өчен уңайлырак материал эзләгәннәр. Пергамент, кәгазь уйлап тапканнар. Болар бик уңайлы булган, аларга язу да җиңеләйгән. Шулар нигезендә китап барлыкка килгән. Бу әле кульязма китап булган. Текст бер якка гына язылган, ә китап үзе рулон формасындагы төргәкне хәтерләткән.

  • Татар китаплары кайчан һәм ничек барлыкка килгәннәр?

Татарларда китап басу мөмкинлекләр һәм басма сүзгә мохтаҗлык инде урта гасырларда ук барлыкка килгән. Безнең бабаларыбыз моннан 1500 еллар элек язу белгәннәр. Бу руник язуны 9 нчы гасырда гарәп графикасы алыштырган. Идел буена сәяхәт кылган гарәп укымышлылары Болгар дәүләтендә мәктәп – мәдрәсәләр булуын, илдә галимнәр, шагыйрьләр иҗат итүен, кулъязма китаплар алып кайта торган булганнар.

Татарлар үзләре китап язу белән шөгыльләнгән. Болар барысы да аларда китапка ихтыяҗ булуны дәлилли. Казан ханлыгы чорында китап күчерү үзе бер һөнәргә әйләнгән, хәтта алар өчен махсус мәктәп тә булган. Кулъязма китапларга халык авыз иҗаты әсәрләре: төрле сюжетларга корылган кыйссалар, бәетләр һ.б. теркәлгән.

Кулъязма китапларның киң таралуы, һәр авылда мәктәп – мәдрәсәләр булу, көнчыгыш фольклоры һәм әдәбияты үрнәкләре - һәммәсе укый – яза белүгә кызыксыну уяткан, китапка булган ихтияҗның үсүенә китергән.

Беренче татар китабы 1722 елда дөнья күрә. Ул – гарәп шрифты белән Астраханьда чыккан Петр 1 манифесты. Ә 1800 елда Казан татарча китап басу өчен типография ачарга рөхсәт бирелә.

Татар халкы китапка: “Тәгам тән үстерә, китап күңел үстерә”, - дип караган. Шуңа күрә кышкы озын көннәрдә, кичләрдә хезмәт халкында китап уку яки укыганны тыңлау традиция булып формалашкан. Ул кышкы озын кичләрдә кич утырган. Монда күрше – күлән дә кергән. Керосины булган, өе иркенрәк, күңеле киңрәк булганнарга җыелган халык. Хатын – кыз җеп эрләгән, бәйләгән, чиккән, теккән, ямау салган. Ир – ат чабата үргән, итеккә олтан салган, бау ишкән, ат җигү өчен кирәк булган җиһазларны төзәткән. Лампа яки чыра яктысы төшкән өстәл артында шәкерт китап укыган. Кыйссамы ул,легенда яки дастанмы, бәет мөнәҗәтме – барысын да йотлыгып тыңлаган халык. Һәр кичне бер үк китапны тыңлый торгач ( башка китап юк яки алар бик аз булган) ятлап бетергәннәр. Ниләр буласын да белеп торганнар, әмма тыңлаганнар. Әле хәтта урманга – кырга барганда яки урамга чыккач, янәдән бер – берсенә сөйләгәннәр, фикер уртаклашканнар. Өлкәннәрнең әсәр турында үзара сөйләшүләре, сабыр гына, моңлы гына гапләшүләре балалар өчен тормыш мәктәбе булган.

  • Хәзер китапларны бик тиз бастыралар? Ә кайда? (типографиядә)

3нче бирем.

-Укучылар, бүгенге көндә һәрбер мәктәптә, авылда, шәһәрдә китапханәләр бар. Шулай булгач, өйдә гаилә китапханәсе булдыру кирәкме? Сезнең фикерләр?

- Китапханәдә китаплар ничек урынлашалар? Ни өчен алар бер тәртиптә булырга тиеш? К. Маркс бервакыт: “Китаплар – минем колларым” дигән. Сез бу фикер белән килешәсезме?

4нче бирем.

Ә сез китаплар турында нинди мәкаль- әйтемнәр беләсез?

“Китап – белем чишмәсе”,

“Кояш чыкса – табигать яңара , китап укысаң - күңел агара”

“Китап – бер нәселнең икенче нәселгә калдырган мирасы”

Китап укысаң белемең артыр, укымасаң белгәнең дә онытылыр.

Китапсыз өй – тәрәзәсез бүлмә.

Яхшы китап – иң гадел дус: яратсаң – ачуланмый, ә ышансаң алдамый( төрек).

Яхшы китап укысаң, тагын бер дустың арта ( кытай).

5нче бирем:

– Китап якын дус, диләр. Моны ничек аңлыйсыз?

- Үзеңне борчыган, уйландырган һәм дулкынландырган сорауларга җавапны якын дус кына бирә. Шундый ук җавапларны укучы китаптан таба ала.

- Китапларны ничек сайларга: аларның яхшыларын, начарларын ничек аерырга соң?

– Ә китап безгә дошман була аламы? Ничек уйлыйсыз?

(Әйе, була ала. Китапның эчтәлеге усаллык, тәртипсезлек, үтереш турында булса, аның кире йогынты ясавы бар).

 

- Китапны яшенә, белем дәрәҗәңә карап сайларга кирәк.

- Дөньяның барлык акыл ияләре дә иң беренче башлап классик язучыларның әсәрләрен укырга киңәш итәләр. Классик әдәбият нинди ул?

- Үрнәк булырлык атаклы, киң танылган язучы, фән яки сәнгать эшлеклесе классик була.

- Рус һәм татар әдәбиятларының классик язучыларын санагыз.

- А.С.Пушкин, Н. В. Гоголь, М. Ю. Лермонтов, Г. Тукай, Ш. Бабич, М. Гафури, Г. Исхакый, Г. Ибрагимов, Ф. Әмирхан, Г.Тукай.

6нчы бирем:

Бер акыл иясе болай дигән: “Кем белән дус булуыңны әйтсәң, мин синең нинди кеше икәнеңне әйтеп бирәм”. Шушы ук билгеләмәне китапларга карата да әйтеп буламы?

Син нинди китаплар укырга яратуың турында әйтсәң, мин синең нинди кеше булуыңны, күңелеңдә нинди уйлар ятканын әйтеп бирәм. Тәнгә азык кирәк булган кебек, акыл, йөрәк һәм җан да шулай ук азык таләп итә.

Савытны тәмле, хуш ис килә торган әйберләр белән тутырсаң, аны бушатканнан соң да шундый ук тәмле исләр генә килеп торачак. Әгәр савытка әйберләрнең начарын, тәмсез ислеләрен салсаң, аларны бушаткач та шул әшәке ис тирә якны сасытып торачак. Андый савытны кат – кат ышкып юсаң да, исен тиз генә бетерә алмый интегәсең. Безнең акыл, йөрәк һәм җан белән дә шул ук түгелмени? Кулга нәрсә эләкте – шуны укып барсаң, бигрәк тә “теге” ялтыравык тышлы китапларны – баш миенең нәрсә белән агуланганын көт тә тор.

7нче бирем:

Шәйхи Маннурның шигырен тыңлыйбыз.Сезгә Мәрфуга ошармы?

Алай итмә.

Бик ярата шул Мәрфуга

Китапларны күп укырга.

Ятса да ул, торса да ул,

Суза тизрәк китпака кул.

 

 

Оныта урын җыярга,

Бит юарга, чәч тарарга,

Чыкмый урамга уйнарга,

Китап булсын гел аңарга!

 

Ашарга дип утырса да,

Өстәлгә ул китап сала.

Бер укый да, бер аш каба,

Белмим нинди тәмен таба?!

Ә, минемчә, бутала ул,

Бернәрсә аңламый кала ул!

Алай итмә, син үскәнем,

Ашаганда бел аш тәмен,

Укыганда – китап тәмен,

Барысын да бергә бутап,

Җибәрмә син эшнең тәмен!

 

 

 

- Сезгә Мәрфуга ошадымы? Теләсә кайчан, теләсә кайда укыган әйбер истә сакланыр дип уйлыйсызмы? Автор сезгә нинди киңәш бирә?

- Китапны кайчан һәм ничек укырга киңәш ителә?

(Якты, тыныч урында, яхшы кәеф белән)

8нче бирем:

Әгәр китап сөйләшә белсә, ул сезгә нинди үтенеч белән мөрәҗәгать итер иде. Китапның теләкләре:

  1. Караңгы урында укыма: күзләреңне бозарсың. Укыганда яктылык күзләреңә түгел, китабыңа төшсен.
  2. Китап битләрен ачканда бармагыңны төкрекләмә, битләрне өстән, почмактан ача башла.
  3. Тукталып калган урында карандаш яки тырнак белән эз ясама, кыстыргыч куй.
  4. Китапны юешләтмә, кояшка куйма: югыйсә, тышы кибеп кубар, битләре саргаер.
  5. Рәсемнәрен буяма, ертылган битләрен ябыштыр.
  6. Өстәлгә куйганчы, өстәл өстен кара: юеш түгелме, икмәк валчыклары юкмы?
  7. Әгәр китаптагы әсәрне ошатып укыгансың икән, башка иптәшләреңә дә укырга тәкъдим ит!

Рефлексия: Класс сәгатендә нәрсәләр белдек?

Категория: Презентации | Добавил: cad_venera | Теги: китап
Просмотров: 1842 | Загрузок: 1 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar
Вход на сайт
Поиск
Новости образования в Республике Башкортостан
  • Прогноз погоды
  • Яндекс.Погода

  • Сайт учителя татарского языка и литературы Садыковой Венеры Анваровны © 2024
    uCoz