Понедельник, 29.04.2024, 03:45
Приветствую Вас Гость | RSS

Сайт Садыковой Венеры Анваровны/ Венера Әнвәр кызының шәхси сайты 

Меню сайта
Категории раздела
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог статей

Главная » Статьи » Стихи

Мостай Кәрим шигырьләре
Шулай башлана яшәү
(Мостай Кәрим шигыре).
Чыга ир бала курага,
Имгәкләп, тупса аша,
Җиргә тигәч табаннары,
Тып итеп тәпи баса.
 
(Тормышның гадел законын
Ул да аңлый шул килеш, - 
Җирдә яшәгәндә кеше
Тезләнмәскә тиеш.)
 
Чыпчык баласы шикелле,
Чайкалып тора ул башта
Һәм, кечкенә күзләрен кысып,
Кулын суза кояшка.
 
Гүя, кояшны чакыра:
“Төш син монда, төш җиргә.
Үлән өстендә йөгереп
Уйнап йөрербез бергә”.
 
Эй колын! Әллә кайларга
Талпынып барыр кебек,
Алтын канатлы кошларны
Үрелеп алыр кебек.
 
Чү! Капкага килә бала,
(Ә ара нинди ерак!)
Атлаган саен аяклар
Баса ышанычлырак.
 
Зур юлга китерә аны
Курадан чыккан сукмак,
Һәм кинәт җиһан чикләре
Киңәеп китә сымак.
 
Дөньяда иң тәүге юлын
Нәкъ шулай башлый кеше.
Нәкъ шулай башлана аның
Яшәве –
бөек эше.
 
Һәм гомерлек җылы биреп,
Аңа ике күз бага:
“Дөнья синеке,
чөнки мин
Бирдем сине дөньяга...”
Кешеләргә начар төшләр керә...
(Мостай Кәрим шигыре)
Кешеләргә начар төшләр керә...
Имеш, җирне атом үртәгән,
Океаннарны парга әйләндергән,
Тауларны тузан итеп күтәргән.
 
Кешеләргә начар төшләр керә...
Хаким булган, имеш, дивана,
Ә галимнәр, дивананы хуплап:
“Акыл иясе!” –дип, куана.
 
 Кешеләргә начар төшләр керә...
Сөю әверелә хатага,
Дус дигәне хаин булып чыга,
Ул хыянәт итә атага...
 
Кешеләргә яхшы төшләр керә...
Җирдә, имеш, ачу, шикләр юк,
Ил чикләре беткән, кешеләрнең
Йөрәк арасында чикләр юк.
 
Кешеләргә яхшы төшләр керә...
Акыл белән намус – тәхеттә,
Ә ахмаклык тере мәет булган,
Явызлык һәм ялган – ләхеттә.
 
Кешеләргә яхшы төшләр керә...
Бар гашыйклар бергә кавышкан,
Ул – атаны, кыз – ананы таный,
Бөтен адашканнар табышкан.
 
Кешеләргә төрле төшләр керә...
Сорап тормый керә –төн белән.
Начарлары төштә генә калсын,
Яхшылары булсын гел өн генә.
1964
 

Укытучыма

(Мостай Кәрим шигыре)
Исемдә алтын сукмакка
Тәү аяк баскан көнем –
Тәү башлап мәктәп ишеген
Үрелеп ачкан көнем.

Син, укытучым, шундый назлап
Карадың күзләремә.
Сүнмәслек зур дәртләр салдың
Бәләкәч йөрәгемә.

Син сөйләдең бәхетемнең
Аклыгы турында,
Туган илдәге халыкның
Шатлыгы турында.

Син җитәкләп мендең мине
Тауларның биегенә,
Алып киттең далаларга,
Диңгезләр киңлегенә...

Син яратырга өйрәттең
Һәрбер бизәген җирнең,
Йолдызлы зәңгәр күкләрнең
Серләрен ачып бирдең.

Исемдә алтын сукмакка
Тәү аяк баскан көнем
Һәм тормышым китабының
Тәү битен ачкан көнем.

 


 

 

 

Категория: Стихи | Добавил: cad_venera (08.03.2016)
Просмотров: 6931 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar
Вход на сайт
Поиск
Новости образования в Республике Башкортостан
  • Прогноз погоды
  • Яндекс.Погода

  • Сайт учителя татарского языка и литературы Садыковой Венеры Анваровны © 2024
    uCoz