Понедельник, 29.04.2024, 10:20
Приветствую Вас Гость | RSS

Сайт Садыковой Венеры Анваровны/ Венера Әнвәр кызының шәхси сайты 

Меню сайта
Категории раздела
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог статей

Главная » Статьи » Стихи

Дәрдмәнд. Яңгыр.
 
ЯҢГЫР. ДӘРДМӘНД
Көн кызды, кызды һава монарланып [22],
Сагымлап[23] кыр белән дала чобарланып.
һава тымык—гшылт итми!.. Кысылды тын:
Ядгыр көтә җирнең йөзе комарланып[24]…
Күренде күк йөзендә кара болыт,
Болганып гайрәт белән ужарланып [25],
йөгертеп өермәләр, истереп җил
Ачулы Килә атылып, йомарланып…
Ялт! итте яз кылычы кыеп күкне,
Бушанды күк — яңгырны коеп түкте.
Күк селкенеп украна[26], җир сыгыла,
Нәдер итеп ходаемга халык сыгына.
Мал чулашьш [27] уртага алып балаларын,
Баш ияләр куеп арка җил агына.
Күк ярылып чатырдый, тау шаңгырый,
Шифалы ява коеп яз яңгыры,
Җан-җәнлек су тавышы тулды җиһан,
Шаулый-гөрли җирнең йөзе, күк яңгырый.
1906
[22] Монарланып — һаваның куерып, зәңгәрләнеп һәм ерактан болыт төсле булып күренүе.
[23] С агымлап — куерып, мираҗланьш, буланып.
[24] Комарланып —сусап, зарыгып мәгънәсендә.
[25] Ужарланып — котырынып.
[26] Украна — ыңгыраша. Борынгы үзбәк телендә ат кешнәвен аңлата.
[27] Чулашып — куркышып
 
Яңгыр (яңача вариант)
(Дәрдемәнд шигыре)
Көн кызды, кызды һава куерып ,
Буланып,  кыр белән дала чуарланып.
Һава тымык—гшылт итми!.. Кысылды тын:
Яңгыр көтә җирнең йөзе сусап…
 
Күренде күк йөзендә кара болыт,
Болганып гайрәт белән котырынып,
Йөгертеп өермәләр, истереп җил
Ачулы килә атылып, йомарланып…
 
Ялт! итте яз кылычы кыеп күкне,
Бушанды күк — яңгырны коеп түкте.
Күк селкенеп ыңгыраша, җир сыгыла,
Нәдер итеп ходаемга халык сыгына.
 
Мал куркышып,  уртага алып балаларын,
Баш ияләр куеп арка җил ягына.
Күк ярылып чатырдый, тау яңгырый,
Шифалы ява коеп яз яңгыры,
 
Җан-җәнлек, су тавышы тулды җиһан,
Шаулый-гөрли җирнең йөзе, күк яңгырый.
1906
Категория: Стихи | Добавил: cad_venera (08.03.2016)
Просмотров: 606 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar
Вход на сайт
Поиск
Новости образования в Республике Башкортостан
  • Прогноз погоды
  • Яндекс.Погода

  • Сайт учителя татарского языка и литературы Садыковой Венеры Анваровны © 2024
    uCoz