Понедельник, 29.04.2024, 11:36
Приветствую Вас Гость | RSS

Сайт Садыковой Венеры Анваровны/ Венера Әнвәр кызының шәхси сайты 

Меню сайта
Категории раздела
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог статей

Главная » Статьи » Подготовка к олимпиаде

Общие вопросы

На олимпиаду нужно запомнить:
1. Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Һади Такташ, Мәҗит Гафури, Фатих Кәрим, Шәүкәт Галиев, Роберт Миңнуллин – күренекле татар шагыйрьләре. (поэты)

Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Абдулла Алиш, Гаяз Исхакый, Мәҗит Гафури, Шәриф Камал – күренекле татар язучылары. (писатели)

Фәйзерахман Әминев, Лотфулла Фәттахов, Илсур Рәфыйков, Роберт Заһидуллин, Харис Якупов – күренекле татар рәссамнары. (художники)

Мансур Мозаффаров, Сара Садыйкова, Фирзәр Мортазин, Салих Сәйдәшев – атаклы татар композиторлары.

Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәмдүнә Тимергалиева, Айдар Галимов, Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи, Нәфкатъ Нигъматуллин – талантлы татар җырчылары.
___________________________________________________________________
2. Фразеологизмнар: Борын салындыру – күңелсезләнү – вешать нос;
Кул кушырып утыру – берни дә эшләмәү – сидеть сложа руки;
Үзеңне кулга алу -  эшли башлау – взять себя в руки;
Аяк астында чуалу – комачаулау – вертеться (путаться) под ногами;
Бармак аша карау – эшне тиешенчә эшләмәү – смотреть сквозь пальцы
Телсез калу – аптырап калу – потерять дар речи;
Борын күтәрү – масаю – задрать нос;
Башында җил уйнау – белемсез булу – ветер в голове гуляет;
Авыз эчендә ботка пешерү – аңлаешсыз итеп сөйләү – каша во рту;
Баш вату – уйлау, уйлану – ломать голову.
Тел йоту – дәшмәү – проглотить язык
Күз ачып йомганчы – тиз – не моргнув глазом
Борчак сибү – алдашу – сеять горох.
_____________________________________________________ 
3. Сүзләрнең язуын истә калдыр:
Мәгариф-образование, табиб-врач, китап, җәмәгать-общество, кыйммәт – дорого, табигать- природа
4. Юбилярлар : 
Нәкый Исәнбәт – (1900 – 1992)  2015 нче елның10 гыйнварында 115 яшь булды.
Мәҗит Гафури (1880-1934) 2015 нче елның 1 августында 135 яшь булды.

Габдулла Тукай – (1886 – 1913) 2016 нчы елның 26 апрелендә 130 яшь була.
Муса Җәлил (1906-1944) 2016 нчы елның 6 февралендә 120 яшь була.
Һади Такташ (1901-1931) 2016 нчы елның 1 гыйнварында 115 яшь була.
Фатих Әмирхан (1886-1926) 2016 нчы елның 1 гыйнварында 130 яшь була.
Хәсән Туфан (1900-1981) 2016 нчы елның 9 декабрендә 115 яшь тула.
Гомәр Бәширов (1901-1999) 2016 нчы елның  7 гыйнварында 115 яшь була.

Категория: Подготовка к олимпиаде | Добавил: cad_venera (08.03.2016)
Просмотров: 635 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar
Вход на сайт
Поиск
Новости образования в Республике Башкортостан
  • Прогноз погоды
  • Яндекс.Погода

  • Сайт учителя татарского языка и литературы Садыковой Венеры Анваровны © 2024
    uCoz