Борынгы әдәбият буенча “Идегәй” гә кадәр тест эше.
1. Язу һәм язма әдәбият туу һәм үсү өчен нинди шартлар кирәк?
а) дәүләтчелек, утрак тормыш, шәһәрләр булу, башка илләр һәм халыклар белән төрле бәйләнешләрдә торү;
ә) дәүләтчелек, күчмә тормыш, күчеп йөрү өчен җәйләүләр, башка илләр һәм халыклар белән төрле бәйләнешләрдә торү;
б) аерым – аерым кабиләләр булып яшәү, башка илләр һәм халыклар белән төрле бәйләнешләрдә торү.
2. Туран (һун) язуы белән язылган нинди истәлекләр сакланган?
а) каберташлар;
ә) савыт – саба, алкалар;
б) язма әдәбият.
3. Рун алфавиты кайсы чорларда гамәлдә йөри?
а) V – X гасырда;
ә) XII йөзләрдә;
б) VII, VII – XIV йөзләрдә.
4. Рун язма истәлекләренә нәрсәләр керә?
а) язма әдәбият;
ә) савыт – саба, алкалар;
б) эпитафик, ягъни каберташ язмалары;
5. “Диване лөгатет төрек” (“Төрки телләр сүзлеге”) җыентыгының авторы кем?
а) Йосыф Баласагунлы;
ә) Мәхмүт Кашгарый;
б) Әхмәт Йүгнәки;
6. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” дастаны кайсы чорга карый?
а) Алтын Урда чоры;
ә) Иң борынгы язма әдәби мирас;
б) Болгар чоры;
7. “Кыйссаи Йосыф”ның төп өлеше ничә фасылдан тора?
а) 15;
ә) 8;
б) 18;
8. Йосыфтагы хәлиткеч сыйфатлар?
а) укымышлылык;
ә) сабырлык, тугрылык;
б) шәфкатьлелек;
9. Кол Галинең фикеренчә бәхетле тормышның нигезе –
а) бердәмлектә, татулыкта, кешелекле мөнәсәбәтләрдә;
ә) Йосыф кебек һәрьяктан камил затларда;
б) матурлыкта, көчтә, алдан күрүчәнлектә;
10. “Хөсрәү вә Ширин”ның авторы?
а) Хәрәзми;
ә) Котб;
б) Сәйф Сараи;
11. Рәдиф нәрсә ул?
а) шигырь төзелеше;
ә) Сәйф Сараи әсәренең исеме;
б) газәлдә кабатланып килүче аерым сүз яки сүзләр төркеме;
12. Сәйф Сараи кайда туган?
а) Казан шәһәрендә;
ә) Камышлы шәһәрендә;
б) Сарай шәһәрендә;
13. Сәйф Сараиның әсәрләре?
а) “Идегәй”; “Кодатгу белек”;
ә) “Гөлстан бит-төрки”, “Сөһәйл вә Гөлдерсен”;
б) “Хөсрәү вә Ширин”, “Күңел”;
14. Газәл жанрына хас сыйфатлар?
а) тартмалы композиция;
ә) башта 3 юлы үзара рифмалашкан, дүртенче юлы рифмасыз дүртьюллыклар, һәр строфа имди сүзенә төгәлләнә;
б) икеьюллык строфалардан – бәетләрдән төзелә, рифмалардан соң рәдиф кабатланып килә, уртача күләме 5 - 12 строфадан тора, ахырында автор үзенең исемен яки кушаматын куллана.
15. “Кыз әйләнде бу батыр яшь тирәли,
Җир әйләнгән төсле кояш тирәли.” Бу өзекләр кайсы әсәрдән алынган?
а) “Хөсрәү вә Ширин”,
ә) “Сөһәйл вә Гөлдерсен”;
б) “Идегәй”;
16. “Идегәй”нең жанры?
а) поэма;
ә) дастан;
б) әкият;
17. “И Идел йорт, Идел – йорт
Идел эче имин йорт,
Атам кияү булган йорт,
Иелеп хөрмәт кылган йорт;
Анам килен булган йорт,
Иелеп сәлам биргән йорт; ...” Бу юллар кайсы әсәрдән алынган?
а) “Кодатгу белек”;
ә) “Сөһәйл вә Гөлдерсен”;
б) “Идегәй”;
18. Идегәйнең чын исеме?
а) Идегәй;
ә) Котлыкыя;
б)Туктамыш;
в) Кобыгыл;
19. Дастанга хас сыйфатлар?
а) икеьюллык строфалардан – бәетләрдән төзелә, рифмалардан соң рәдиф кабатланып килә, уртача күләме 5 - 12 строфадан тора, ахырында автор үзенең исемен яки кушаматын куллана.
ә) башта 3 юлы үзара рифмалашкан, дүртенче юлы рифмасыз дүртьюллыклар, һәр строфа имди сүзенә төгәлләнә;
б) лиро-эпик характердагы әдәби әсәр. Анда вакыйга-хәлләр уй-кичерешләр белән үрелеп бара. Кагыйдә буларак әкияти сюжетлар, легенда-риваятьләр эшкәртелә, хыялый һәм чынбарлык күренешләре үзара үрелеп бара.
Ачкыч:
1 - а; 2 - ә; 3 - а; 4 - б; 5 - ә; 6 – а; 7 – б; 8 – ә; 9 – а; 10 - ә; 11 - б; 12 - ә;
13 – ә; 14 – б; 15 – ә; 16 - ә; 17 – б; 18 – в; 19 – б. |