Понедельник, 29.04.2024, 05:53
Приветствую Вас Гость | RSS

Сайт Садыковой Венеры Анваровны/ Венера Әнвәр кызының шәхси сайты 

Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Главная » Файлы » Учащимся » Полезные материалы для 10-11 классов

Каюм Насыйриның тормышы һәм иҗаты
[ Скачать с сервера (14.6 Kb) ] 08.03.2016, 21:47
Каюм Насыйри тормышы һәм иҗаты. 
        Габделкаюм Габденнасыйр улы Насыйров 1825 елның 2(14) февралендә элекке Казан губернасы Зөя өязе Югары Шырдан авылында укымышлы мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне әтисеннән ала. 1841 – 1855 елларда Казанның бишенче мәхәлләсендәге мәдрәсәдә укый. Бу мәдрәсәдә ул 1855 елга кадәр унбиш ел укый. Гарәп, фарсы телләрен өйрәнә. Аннан соң Духовное училищеда, соңрак шул училищеның дәвамы булган Духовное семинариядә татар теле укыта. Семинариядә ул 15 ел эшли.         Соңыннан Казан университетына ирекле тыңлаучы булып керә. 
1879 елдан башлап К.Насыйри рәсми рәвештә бер җирдә дә хезмәт итми. Бар гомерен язучылык эшенә, фәнгә багышлый. Һәр язны туган авылы Шырданга кайта, кыр эшләрендә катнаша, җәйләрен Зөя өязе авылларына чыгып, халыкның телен, гореф – гадәтләрен өйрәнә, тарихи истәлекләр, фольклор әсәрләрен җыя. Әдип бар көчен, сәләтен китаплар, дәреслекләр язуга сарыф итә, аларны үз акчасына бастыра. 1885 елда К.Насыйри Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте әгъзасы итеп сайлана. 
К.Насыйри күбрәк Казанда яши. Берничә тапкыр агасы Габделхәй янына Мәскәүгә, Мәкәрҗә ярминкәсенә һәм имтихан тотар өчен Уфага барып кайта. 1893 елның җәендә Оренбург янындагы Каргалы авылында була. 
        К.Насыйри китапларын үзе төпләгән, көнкүреш әйберләре ясаган. “Һаман утырып язу ялыктыра, каннар оеше, мин һәр көн бер – ике сәгать эшләп, бу кораллар белән үземә кирәкле әйберләр ясыйм”, - дип әйтә торган булган. Ул рәсем ясаган, географик карталар сызып, календарьларына урнаштырган. 
        К.Насыйри халык медицинасыннан файдаланган, төрле үләннәр белән дәваланган, физик хезмәт белән шөгыльләнгән. Шуның нәтиҗәсе буларак, бөтенләй диярлек ятып авырмаган. Бары тик гомеренең соңгы елларында гына аякларын җиңелчә паралич суга. Электр ярдәмендә дәвалану, туктаусыз хәрәкәтләнү нәтиҗәсендә генә ул йөрерлек хәлгә килә. К.Насыйри 1902 елның 20 августында (2 сентябрендә) 77 яшендә вафат була, Казанда Яңа бистә ягындагы каберлеккә күмелә. 
       Бөек мәгърифәтче, әдип Каюм Насыйри татар халкының рухи үсешенә ярты гасыр буена фидакарь хезмәт итеп килде. Ул фәннең барлык тармаклары буенча диярлек җиңел аңлаешлы, мисалларга, иллюстрацияләргә бай мавыктыргыч кулланмалар язды. Татар теленең сүзлекләрен, грамматикасын төзеде. Тәрҗемә итеп, фольклор әсәрләрен кертеп һәм оригиналь әсәрләр иҗат итеп “Кырык вәзир кыйссасы”, “Фәвакиһел җөләса фил - әдәбият” (“Әдәбият турындагы мәҗлесләрнең җимеше”), “Кырык бакча” җыентыкларын төзеп бастырды. Халык авыз иҗаты әсәрләрен язып алып укучыларга тәкъдим итте, халыкның күзен ачуга, аң – белемен, мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертте. 
        Күргәнебезчә, К.Насыйри катлаулы тормыш юлы үткән. Шул кыска гомер эчендә күп әсәрләр иҗат итеп, безгә бай мирас калдыра. 
         К.Насыйри - мәгърифәтче галим, татар фольклорының күп кенә жанрларында да эшләп, халыкның рухи байлыгын, акыл һәм күңел җәүһәрләрен барлап, бергә туплап, халыкның үзенә кайтару юлында хезмәт иткән.
К.Насыйри җыйган табышмаклар
Ялт-йолт итәр, ялмап йотар. (ут)
Ай күрде, кояш алды. (чык яки кырау)
Мәкаль-әйтемнәр
Алгы көпчәк  кайдан тәгәрәсә, арты шуннан тәгәрәр.
Юкә өзсәң, каеш түләрсең (ягъни кеше нәрсәсен әрәм-шәрәм итсәң, яхшыракны биреп разый кылырсың).
Сөяксез тел ни әйтмәс.
Яхшылыкка яхшылык – һәр кешенең эшедер, яманлыкка яхшылык-ир кешенең эшедер.
Элгәре (алдан – Х.М.) килгән урын өчен.
Сынамышлар һәм ышанулар
Октябрь ни арба, ни чана.
Кояш кызарып чыкса яки баеса, җил булыр.
Яңгырлы буласы булса, томан күтәрелә.
Томан җиргә төшсә, аяз булыр.
Җырлар
Ак Иделләрне кичәр идем
Иделнең буе саз гына;
Йөзеңне гөлгә тиңнәр идем,
Гөлнең гомере аз гына.
Сандык-сандык сары алма,
Сайласам чыкмый бөтене;
Эчем-тышым ут яна,
Тышкары чыкмый төтене.
Юраулар
Саескан кычкырганда, татарлар аның кайсы якка карап кычкырганын карыйлар һәм шул яктан үзләренә кунак килүен көтәләр.
Бер-бер кешенең яки атның төчкерүе икенче бер кешенең әйткән сүзенең дөреслеккә  чыгуын күрсәтә.
Балаларга: «Утка төкермә авызың кутырлар» – диләр.
«Тәрбия китабы» ннан
Ярдәм итмәсәң дә – зарар кылма.
…Әй угыл, кешегә мәнфәгать (файда – Х.М.) итәргә кулыңнан килмәй икән,бары зарарыңны ирендермә. Ачык йөзле, татлы сүзле бул, дустың  күп булыр.
Урлау, урлаганны алу – икесе бер.
Әй угыл, угырланган нәрсәне алмактан бик саклана күр. Кирәк үзең угырла,  кирәк белә  торып угыланган нәрсәне ал, икесе бәрабәрдер. Очраклы рәвештә угырланган нәрсә  кулыңа керсә иясенә тапшыра күр.
«Фәвакиһел җөләса» китабыннан
Остасыз һөнәр юк.
…Кеше… үзеннән-үзе, белмидер, белсә дә, остазсыз өйрәнгән һөнәр ул кадәр файдалы булмыйдыр. Һәрбер гыйлемгә бер остаз кирәк. Гыйлем һөнәре уку һөнәре кебек, һәр һөнәрне бер камил остаздан өйрәнмәк лаектыр…
«Кырык бакча» дан
Яшьлегемне эзлим.
Бер яшь егет бер карт кешене күрде бөкерәеп, акрын гына бара. «Бабай, ни җуйдың?» – диде. Карт әйтте: «Әй, балам, яшьлегемне җуйган идем, тапмый барам», – диде.
Сүзгә оста
Бер көн бер базарга бер кол сатмага китерделәр. Күзе сукыр, тәне җәрәхәтле, кулы чулак, һичнәрсә тотарга ярамый һәм башка гаепләр анда бар иде. Бер кеше сатып алырга дип карады. Гаепне күреп әйтте: «Сүзләргә теле ничек?» – диде. Әйттеләр: «Моның теле фәсыйх (татлы, килешле, төзек – Х.М.), сүзгә бик оста», – диләр. Ул кеше: «Алай исә кабул иттем гаепләре берлән», – дип, колны сатып алды.
8. Этнографиягә кагылышлы хезмәтләр
Каюм бабаның татар этнография буенча да хезмәтләре бар. Аларда халкыбызның көнкүреше (йорт-җир, кием-салымы, ашау-эчүе),  гореф-гадәтләре (балага исем кушу, яучылау, туй уздыру, матәм һәм башка йолалар) халкында бүгенге милли тормышыбыз өчен дә файдалы булган мәгълүматлар тупланган.
Аның математика, география, медицина, игенчелек, кулинария һәм башка фәннәр буенча татар халкы  тарафыннан  уку-укыту әсбабы рәвешендә кулланылды.
К. Насыйри кешеләрне физик  һәм рухи яктан  сәламәт, тәрбияле итү ярдәмендә милләтне үстерүгә, күркәм итәргә омтыла. Эчүчелек, тәмәке тарту кебек  эш-гамәлләрне ул халык өчен агу, кайгы-хәсрәт чыганагы дип саный. «Эчемлек эчә торган кеше һәрбер чәркәне эчкән саен үзен генә үтермәйдер, бәлки бөтен нәселен үтерәдер» – ди ул.
Категория: Полезные материалы для 10-11 классов | Добавил: cad_venera
Просмотров: 9300 | Загрузок: 146 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar
Вход на сайт
Поиск
Новости образования в Республике Башкортостан
  • Прогноз погоды
  • Яндекс.Погода

  • Сайт учителя татарского языка и литературы Садыковой Венеры Анваровны © 2024
    uCoz