Ана рәхмәте.
Рөстәмнең әнисе эшли. Бүген ул эштән соңрак кайтты. Әнисе, капканы ача-ача:
- Иртән өйдәге эшләрне карарга өлгермәгән идем, хәзер тагын соңга калдым, - дип сөйләнеп керде. Өйгә кергәч аптырап калды һәм улына карады. - Улым, идәнне кем юды? Әллә апаң килдеме? - дип сорады.
- Юк, беркем дә килмәде, мин үзем юдым, - диде Рөстәм.
- Син юдыңмы? - Аннан әнисе өстәп куйды: - Ә сиңа идән юарга кем кушты?
- Беркем дә кушмады. Үзем тоттым да юдым.
Әнисе аның алсу битләреннән үпте.
- Менә рәхмәт! Менә рәхмәт, улым! - диде ул. (Әхтәм Ихсан.)
Сүзлек эше:
Соңрак кайтты - вернулась позже,
соң - поздно,
капканы ача-ача - открывая калитку,
аптырап калды - удивилась,
ю - помой,
сорады - спросила,
өстәп куйды - добавила,
кушты - велел,
тоттым да юдым - взял и помыл,
алсу битләр - здесь: розовые шечки.
|