Сәгать" шигыре
1.Сәгать суга: "даң, даң!"
Хәбәр бирә таңнан
Мәктәпкә барырга
Унбиш минут калган,
2.Сикереп торды Марат
Күрә эшләр харап.
Тагын соңга калган
Шул йокыга карап.
3.Сәгать йөри: "келт - келт!"
- Тиз мәктәпкә кит - кит!
Марат аңа дәшә:
Тукта мине көт – көт!..
4.Сәгать җырлый : "диң, диң!.."
- Мин бит туктый белмим.
- Моннан ары, диң-диң,
Миңа карап йөр син! |