Четверг, 09.05.2024, 22:31
Приветствую Вас Гость | RSS

Сайт Садыковой Венеры Анваровны/ Венера Әнвәр кызының шәхси сайты 

Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Главная » Файлы » Учащимся » Полезные материалы для 5 класса

Изложение тексты
13.04.2016, 20:03

Ана рәхмәте.

         Рөстәмнең әнисе эшли. Бүген ул эштән соңрак кайтты. Әнисе, капканы ача-ача:

- Иртән өйдәге эшләрне карарга өлгермәгән идем, хәзер тагын соңга калдым, - дип сөйләнеп керде. Өйгә кергәч аптырап калды һәм улына карады. - Улым, идәнне кем юды? Әллә апаң килдеме? - дип сорады.

- Юк, беркем дә килмәде, мин үзем юдым, - диде Рөстәм.

- Син юдыңмы? - Аннан әнисе өстәп куйды: - Ә сиңа идән юарга кем кушты?

- Беркем дә кушмады. Үзем тоттым да юдым.

Әнисе аның алсу битләреннән үпте.

- Менә рәхмәт! Менә рәхмәт, улым! - диде ул.

(Әхтәм Ихсан.)

Сүзлек эше:

Соңрак кайтты - вернулась позже,

соң - поздно,

капканы ача-ача - открывая калитку,

аптырап калды - удивилась,

ю - помой,

сорады - спросила,

өстәп куйды - добавила,

кушты - велел,

тоттым да юдым - взял и помыл,

алсу битләр - здесь: розовые щечки.

План

1.Әни эштән кайтты.

2. Әни аптырады (идән, юганны сорады, апаң килмәдеме, ди, диде, иде).

3. Малай идәнне үзе юды (юган).

4. Әни рәхмәт әйтте.

 

 

 
Категория: Полезные материалы для 5 класса | Добавил: cad_venera
Просмотров: 1497 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar
Вход на сайт
Поиск
Новости образования в Республике Башкортостан
  • Прогноз погоды
  • Яндекс.Погода

  • Сайт учителя татарского языка и литературы Садыковой Венеры Анваровны © 2024
    uCoz